Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчы авылы Мулимунга әзерләнә

Колышчыда быел Мулимун бәйрәме 19 көнне уздырыла. Мулимун - "молебен" сүзеннән алынган

Керәшеннәрдәге җәйге бәйрәмнәрнең иң беренчесе Мамадыш районының Колышчы авылында гөрли. Мулимун Тройсынга бер атна кала уздырыла.

Ник дисәгез, авылда часовня ачылганчы, 2016 елга кадәр, халык келәүгә Урманчы, Владимир авылларына йөри торган булган. Тора-бара әлеге авыллар бер-берсе белән киленнәр, кияүләр алмашып, туганлашып та беткән. Престол бәйрәмнәрен дә, үлеләрне искә алу көннәрен дә бер вакытта түгел, төрлебез төрле көннәрдә үткәрик, дип, Колышчы җыенын Тройсынга бер атна кала уздырырга килешкәннәр.

Элек Мулимун бәйрәме өч көн булган. Беренчесе – каршылау көне – тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе – зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе – кунакларны озату. Совет заманнары җиткәч, читтәгеләр ял көнендә генә кайта алган. Шуңа бәйләп, бәйрәмне дә атна көнгә генә калдырганнар. "Чиркәү ачарга килгән өч батюшка да: "Сез инде алга таба дөрес иттереп уздырыгыз бәйрәмегезне. Чөнки атна көнне үлеләрне чиркәүләрдә искә алмыйлар, исәннәр өчен келәү була. Ә үлгәннәр, панихида, родительский день (чиркәү куйган 9 көн) көннәре бөтенесе дә суббота көнне үткәрелә. Сез дә Мулимуныгызны суббота көнгә көйләгез", - диделәр, дип, язган иде этнограф Валентина Максимова. Халык башта ризасызлык белдерсә дә, инде менә бишенче ел Колышчыда Мулимунны суббота көнне бәйрәм итәләр икән.

19 май көнне иртәнге тугызынчы яртыда бәйрәм литургиясе узачак. Келәүдән сон, авыл халкы һәм кайткан кунаклар зиратка, үлеләр өстенә барачак. 

Кичке якта, исә, авылдашлар җырлы-биюле мәйданга җыелып, күңел ачачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев