Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көлке көлә килә

1апрельдә Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында көлке көненә багышланган КВН кичәсе булып узды.

КВНда Керәшен Сәрдәсе Һәм күрше Көлкәмәр авылы яшьләре катнашты. Алар ике командага бүленгән иде: кызлар командасы "Кызлар-йолдызлар", ә егетләр командасы "Егетләр-бөркетләр" дип аталды. КВНны "Сәяр" керәшен фольклор группасы солистлары Айдар Маннапов һәм Марина Мухина алып барды. Уенда катнашучылар шаян сынаулар үттеләр, кызыклы сорауларга җавап биреп, үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Мунча чабынуда ярышу барысын да күзләреннән яшь чыкканчы көлергә мәҗбүр итте.

Караоке җырлап, хәзер бик модага кергән кроссворд чишү дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Карарга килгән кешеләр рәхәтләнеп ял иттеләр. КВН җыр белән аралашып барды. Ярышта кызлар командасы җиңү яулады. Менә шундый алар Сәрдәнең йолдызлы кызлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев