Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хыялыңа хыянәт итмә

"Сәхнә" журналы карендәшебез Римма Никитина белән интервью эшләгән. Әлеге интервьюның бер өзеген сезгә тәкъдим итәбез!

Сәхнәдәге чыгышлары белән ут яндыручы җырчы, татар эстрадасының «зажигалкасы» Римма Никитина белән күпләребез таныш. Сәләтле һәм тырыш җырчы кыз тиз вакыт эчендә татар сәхнәсендә танылу алды һәм үз тамашачысын табуга иреште. Ул ир-егетләрне бер мизгелдә үзенә гашыйк итә, ә яшь кызлар аңа охшарга тели. Шулай да Римманың балачагы һәм кызыксынулары турында без бик аз беләбез. Җырчының мәктәп еллары, балачак хатирәләре һәм иҗат серләре турында үзе белән сөйләштек.

– Син узеңне нинди җанр артисты дип саныйсың? Ни өчен шул юнәлешне сайларга булдың?

– Татар эстрадасына «зажигалка» буларак килеп кердем, азмы-күпме үземнең тыңлаучыларым «минем хорошийларым» Аллага шөкер бар.

Яшьләр стилендә эшләү миңа ошый, үземнең озын күлмәк киеп басып җырлаганымны күз алдыма китерә алмыйм. Минем өчен иң авыры – сәхнәдә бер урынга басып бер ноктага карап җырлау. Андый очракта үземне кая куярга белмим, хәтта үземнең тормыштан алып язылган салмак җырларым күп булса да.

Җырлый, бии белмисен, дип күп тәнкыйтлиләр! «Җырың җыр түгел!» – дип. Минем җырларым – ул минем тормышым, һәрберсе тормышымдагы ниндидер вакыйгадан соң язылган җыр.

– Соңгы арада син бик еш Мәскәүгә йөри башладың? Әллә каланы да яуларга исәбең бармы?

– Мәскәү... Әйе, якынайды. Тиздән Мәскәүдә ниләр майтарганны белерсез, әлегә әйтмим. «Алдан кычкырган күкенең башы авырта!» – дип әйтә иде безнең нәнәй. Шуңа әлегә сер булып калсын. Көтәргә күп калмады инде.

– Элвин Грейның «Татнефть Арена» боз сараенда узган концертыннан соң син «Мин дә мондый стадионны җыя алам!», – дидең. Мондый уңышка ничек ирешергә өметләнәсең?

– Әйе, бу минем хыял – «Татнефть Арена»да барлык «хорошийларым»ны җыеп ут чыгарып «Мои хорошие, Зажжём!»ны җырларга! Әкренләп мин моңа да килеп җитәрмен дип уйлыйм. Иң мөһиме – эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә! Эшләсәң барысы да була. Үз хыялыңа беркайчан да хыянәт итмәскә – минем тормыш девизым.

Автор: Искәндәр Шакиров

Әңгәмәне тулысынча «Сәхнә» журналының август санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хыялланырга ярый!Тешеп калганга эмет аз...