Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбенә яңа суүткәргеч үткәрделәр

Хуҗа Хәсән мәктәбе күңелле мәшәкатьләр белән яши: анда чишмә суыннан яңа суүткәргеч суздылар.

Мәктәп капкасыннан керүгә үк, үзеңне чәчәкләр патшалыгындагы кебек хис итәсең. Аллы-гөлле розалар, петунияләр һәм башка чәчәкләрнең хуш исе бар җиһанга таралган диярсең.
– Чәчәкләребез иртә чәчәк ата башлады, – диде мәктәп директоры Надежда Макарова. – Ә менә бу шау чәчәктәге ун төп розаны мәктәбебезне быел тәмамлаган ун чыгарылыш класс укучысы утырткан иде. Алена Бартязова һәм Ева Горшкова алтын медальгә лаек булды.
Бакчада чәчәкләр генә түгел, яшелчәләр дә үсә, алар инде өлгереп килә. Бәрәңгеләре дә мул уңыш вәгъдә итә, помидорлары да кызара, кәбестә, баш-ка яшелчәләрне дә күп итеп утыртканнар. Монда карбызга кадәр үсә. Кыяр-ны да төрле вакытларда утырталар икән. Шуңа да 1 сентябрьгә яшь кыярла-ры өлгерә.
– Викториядән кайнатма кайнаттык инде, – дип бакчалары белән танышты-руны дәвам итте Надежда Николаевна. – Дөрес, җиләк узган елгыдан кимрәк булды, 30 килограмм гына җыеп алдык.
– Яңа уку елына әзерлек ничек бара?
– Мәктәпкә зур ремонт таләп ителми. Аның тышкы ягын 2015 елда ре-монтладылар, эчтән буяу эшләре генә алып барачакбыз.Яңа суүткәргеч тә суздылар.
Мәктәп бакчасы белән танышканнан соң, трактор тавышы килгән якка кит-тек. Анда Кайбыч торак- коммуналь хуҗалыгы идарәсе эшчеләре эш белән мәшгуль иде. Ике трактор суүткәргеч чокыры казый.
– Бу объект планда каралмаган иде. Әмма су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен эшне быел ук башларга туры килде, –диде директор Фәннүр Зиннуров. – Өч йөз метр арага суүткәргеч суздык. Бригададагы эшчеләр үз эшләрен тиешенчә башкара. Мастер Илшат Шакиров, шофер да, эшче дә Илнар Галиев, экскаваторчы Рафис Халитов үз эшләренең осталары.
Мәктәптә сәламәтләндерү лагере үз эшен төгәлләгән инде, хәзер укытучы-ларның барысы да диярлек ялда. Әлеге мәктәпнең яңа уку елын тулы әзерлек белән каршы алуына шик юк, чөнки монда тырыш, максатчан коллектив тупланган.

Людмила Путятинская, "Кайбыч таңнары" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев