Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылында Питрау бәйрәме узды

Безнең керәшен халкында кичке уеннар Тройсын – Питрау бәйрәмнәре арасында барган. Питрау бәйрәме җиткәч халыкта “Питрау үтә – җәй үтә”, “Питраудан соң кошлар да сайрамый” дигән әйтемнәр йөри

Кичке уеннар элек-электән иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

Безнең керәшен халкында кичке уеннар Тройсын – Питрау бәйрәмнәре арасында барган. Питрау бәйрәме җиткәч халыкта “Питрау үтә – җәй үтә”, “Питраудан соң кошлар да сайрамый” дигән әйтемнәр йөри. Питрау бәйрәме үткәннән соң кичке уенга чыкмаганнар, уен җыруларын җырламаганнар. Әлбәттә,  Һәрбер  авылда бу йолаларның үз нечкәлекләре бар.  Хәзерге выкытта безнең авылда  Питрау тәкәсе чалу,  иртән кыр чәчәкләре, дару үләннәре        һәм  мунча себеркесе җыеп кайту  гадәтләре сакланып калган.

Безнең Кайбыч районы Хуҗа Хәсән мәдәният йорты каршында  11 июльдә “Кичке уен” (Питрау -2018) бәйрәме узды. Бәйрәмне олылар һәм  балалар фольклор ансамбльләре уен җырулары башлап җибәрде.  Әби – бабаларыбыз уйнаган  төрле җырлы-биюле уеннарны уйнадык. Яшь киленнәр 12 төрле үләннән такыя үрү конкурсында көч сынаштылар.  Шулай ук балалар һәм олылар  өчен төрле конкурслар,  спорт уеннары  оештырылды.

Бәйрәмебез бәйрәм өстәле янында тәмамланды.

Китапханәче  Шупшина О.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев