Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кеше китә - сүзе кала

Күптән түгел генә танылган журналистыбыз Александр Филипповның "Сүз" нәшриятында басылган "Урман акланы" исемле җыентыгы басылды. Александр Филипповның бу китабына төрле елларда республика газета-журналларында басылган очерклары, фельетоннары, хикәяләре, шигырьләре, аның турында матбугатта чыккан кайбер рецензияләр һәм башка язмалар бирелгән. Сезнең игътибарга авторның сатирик хикәяләрен тәкъдим итәбез.

Кәҗә тәкәсе
Авылдан узып шәһәр булган район үзәгенең Үзәк урамында бер кәҗә тәкәсе иркенләп йөри башлады. Урам уртасы дип, кешеләр тыз-быз йөри торган кибет буе дип тә тормый, теләсә кайда йөри, теләсә кая барып ята. Аны кешеләр генә түгел, машиналар да уратып уза. Кыскасы, аңа һәркем юл чаба: район һәм шәһәр башлыклары да, шоферлар да, хәтта... милиция дә. Кайчагында үткән-барганга тасраеп карап алгаласа да тыныч ул үзе болай. Моңа кадәр әле берәүгә дә хәтта аны котыртырга маташып караучы бала-чагага да тигәне булмаган. Шулай да бөтен район үзәген таңга калдырган бер вакыйга булды.
Бер көнне кәҗә тәкәсе шул тирәдә еш йөрүче милиционер узасы юл өстендә ял итәргә яткан була.
- Туйдырдың инде, козел! - дип, кычкырып зарлана милиционер һәм аны аягы белән читкәрәк этәреп, патрульлеккә чыгасы казна машинасына кереп утыра.
Кәҗә тәкәсе сикереп тора да, койрыгын чәнчеп, барлык көченә куш аяклап чабып барып, спиральсыман сырлы мөгезе белән милиционер әле генә шапылдатып япкан, сары башаклары кызыл тасмага уралган герб рәсеме төшерелгән ишеккә китереп бәрә. Машина чайкалып куя. Герблы ишек калае, янчелеп, эчкә бата. Кәҗә тәкәсе артка чигенә-чигенә икенче һөҗүмгә әзерләнгәндә, машина кузгалып китә.
Шул көнне Бөтенсоюз радиосы СССР дигән империянең таркалуы турында вәсвәсәле хәбәр таратты.
Туберкулезлы чөгендер
"Яхшы тормыш" колхозы бригадиры Хөббәт, авыл буйлап шикәр чөгендере утарга кеше таба алмыйча гаҗиз булып йөри торгач, күрше "Яңа тормыш" колхозының мөгезле эре терлекләр фермасы мөдире, күптәнге әшнәсе Әбелхәерне очратты.
- Әллә салмыш инде син, - дип аптырауда калды бигадир, шундый кызу эш өстендә ничек җае чыкты?
- Сыерларга туберкулез авыруы йоккан, шул мәхлүкләрнең барысын да иткә озатып бетердем. Шуны юарга туры килде, ахири. Хи-хи! Ник кадалып китмиләр шунда, колхоз малы бит ул, минекемени. Әйдә. Туган, салыйк әле шул хөрмәткә! Хи-хи!
Чөгендер утарга кеше табалмый иза чиккән бригадир Хөббәт ахирие Әбелхәер салып биргән кырлы стаканны бушатып бирде дә койма буенда үсеп утыручы бер яшел үләнне өзеп алып, чәйнәп төкерде. Аннары бәхетле ахирәтенә, туберкулез белән авырган мүкләк сыер кебек, күзләрен мөлдерәтеп карап алды да, күңелендәге бөтен кайгы-хәсрәтен бушаткандай, әйтеп салды:
- Әйт әле, ахири, чөгендерләргә дә туберкулез йоктырып булмый микән, ә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев