Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрнең легендар кызы Галина Васильева вафат

Ленин һәм “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары кавалеры, Балык Бистәсе районының “Масловский” совхозында 20 елдан артык директор булып эшләгән Галина Васильева арабыздан мәңгегә китте

Керәшеннәрдә үзләренең хезмәт юллары, тырышлыклары белән күпләргә үрнәк булырлык шәхесләр күп. Күптән түгел генә вафат булган Галина Васильева – шундый асыл затларның берсе. Югарыда телгә алынган совхозга ул 1967-1990 елларда җитәкчелек иткән. Галина Павловна –  СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булган, КПССның Татарстан өлкә комитеты члены, РСФСРның атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре. Ул совет хатын-кызлар комитетында булган, аның председателе космонавт Валентина Терешкованы якыннан күреп белгән.

Югары Мәшләк авылында гади колхозчы гаиләсендә туган Галинаның балачагы кырыс сугыш елларына туры килә. Мәктәптә яхшы укыган кызны унбер яшендә бригадир ярдәмчесе итеп билгелиләр. Ә ике елдан инде аңа бригаданы җитәкләргә туры килә. Берничә елдан соң, Галинаны колхоз председателе итеп сайлыйлар.

Совхоз аны иске йортлары, җимерелеп беткән фермалары белән каршылый. Эшче көчләр җитми.  Атлы эшкә дә, терлекчелеккә дә кеше таба алмый интегәләр. Шуңа күрә, иң элек, яшь җитәкче эшне кадрлар туплаудан башлый. Ул чәчүлек җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру, терлекчелекне үстерү белән беррәттән, гади эш кешесен дә кайгырта.  Халыкны сулы итү өчен, Бикчурай авылында 60 метр тирәнлектә кое казытыла. Тегермән дә салына...

Сәүдә техникумын, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Галина Павловна җитәкче булган елларда совхозда ике катлы мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы төзелә. Яшь гаиләләр өчен йортлар җиткезүгә дә әһәмият бирелә.

Нәкъ шул елларда, республикада беренчеләрдән булып, “Масловский” совхозында җиләк-җимеш эшкәртү заводы сафка баса. Аның заманча җайланмалар көйләнгән җитештерү цехларында эшләргә теләүчеләр күп була ул чакта...

Заманалар үзгәреп, колхоз-совхозлар да таралганга шактый вакыт инде. Бик күп еллар узса да, авыл халкы “Масловский” совхозының элекке директорын – үзләрен яхшы тормышта яшәтү өчен тырышкан Галина Васильеваны сагынып, зур хөрмәт белән искә ала.  

Җирнең һәм гади хезмәт кешесенең кадерен белгән зирәк җитәкче, легендар керәшен кызы Галина Павловна Васильева арабыздан китсә дә, аның якты истәлеге онытылмас, халык хәтерендә мәңге яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев