Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Керәшеннәр җыелма командасы" кабаттан КВН чемпионнары - видео

Кичә Халыклар дуслыгы йортында "Әйдә, шаяРТ" татар КВН лигасының финалы узды.

"Әйдә, шаяРТ" татар КВН лигасының финалына алты команда узган иде: "Керәшеннәр җыелма командасы", "Челны Бройлер", "Зәй әбиләре", "Профкәмит", "Нәмәкәй", "Тукай районы җыелма командасы".

Керәшеннәр җыелма командасы 4 кешедән тора – команда капитаны, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Казан дәүләт энергетика университеты студенты Вадим Шрыков һәм автор-башкаручы Лия Әхәтова. Команданың кураторы – күп еллар буе “Биш бармак” КВН командасында уйнаган Игорь Шрыков.

Беренче этап - "Сәламләү"не  "Керәшеннәр җыелма командасы" башлап җибәрде. Егетләр һәм кызлар берсүзсез һәрбер жюри членыннан уңай бәя ("смайлик") алды. 

Жюрига килгәндә, барлык командаларны кич буе юмор осталыгы буенча Башкортостанның атказанган, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганеева, җырчы Илназ Сәфиуллин, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе  генераль директоры Илшат Әминов, "Тәртип" радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров бәяләде. 

Икенче этапта барлык командалар сәхнәгә чакырылды. Һәрбер жюри членыннан берешәр сорау бирелде, ә командалар шул сорауга импровизацион җавап кайтарырга тиеш иде. "Импровизация" этабында да керәшеннәр җиңеллек белән "смайлик"лар җыйды.

Өченче этапта командалар "өй эшләрен", ягъни әзерләп килгән фильмнарын күрсәттеләр. 

Соңгы этапта командалар нинди дә булса танылган шәхес, йолдыз белән иҗади номер тәкъдим итәргә тиеш иде. "Керәшеннәр җыелма командасы" Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров белән чыгыш ясады. Ә номер азагында, көтелмәгәндә, сәхнәгә Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев чыгып, үзенең популяр җырын - "Трамвайчы кыз"ны башкарды. 

Нәтиҗәдә, "Керәшеннәр җыелма командасы" һәм "Зәй әбиләре" 20-шәр "смайлик" җыеп, "Әйдә, шаяРТ" татар КВН лигасының чемпионнары исемен алдылар.  Җиңүчеләргә 100 мең сумлык сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Керәшеннәр җыелма командасы"ның чыгышларын безнең социаль челтәрләдән карый аласыз.

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз һәм алга таба да, дәртләрен югалтмыйча, юмор өлкәсен үстерергә, яңа үрләргә менәргә теләп калабыз!

Фото - Олеся Дмитриева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://web.telegram.org/z/progressive/msg-1263311061-999:5469945802723958362