Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр ни өчен «арумысез» дип исәнләшә?

Педагогия фәннәре кандидаты Әнисә Шәрәфетдинова күп еллар буена тел белеменең бер тармагы булган лексикологияне өйрәнү өлкәсендә эшли. Керәшеннәр сөйләшенең лексик үзенчәлекләре турында да аның үз фикерләре бар.

Минем уйлавымча, «Арумы, карендәш?» дип исәнләшүдә татар халкының бик борынгы, кайбер тел һәм этник үзенчәлекләре саклана. Моңа инану өчен, һәр ике сүзнең нинди чыганаклардан булуына һәм эволюциясенә күз салыйк. Ару «яхшы» , «әйбәт», «ярый (ару)», «ярыйсы (арусы)», арумы «яхшымы», «әйбәтме», «ярыймы (арумы)», «ярыйсымы (арусымы)» сүзләре чыгышлары буенча, һичшиксез, фарсыдан, һәм түбәндәге архисемаларны (борынгы мәгънә берәмлекләрен), архиформаларны (борынгы формантларны, грамматик чараларны) безгә китереп җиткерәләр:

1. перс. ором «спокойный, тихий, мирный; спокойно, тихо, мирно»;

2. перс. ороми «спокойствие, тишина, тишь; невозмутимость»;

3. перс. ором?! «покой?!», «покой ли?!», «плохо ли?!», «мирно ли?!»;

4. перс. ором+ми?! «спокойствие ли?!», «тишина ли?!», «покой ли?!», «мирно ли?!», перен. «не волнует ли, не возмущает ли, не беспокоит ли кто, что?!»

Күренә ки, фарсыларда -и форманты (ороми сүзендә сузыклардан соң -ги,-ви) хәзер дә исемнәрдән сыйфат, сыйфатлардан исем ясый, этносны, насел-нәсәпне, яшәү урынына мөнәсәбәт күрсәтүче бик продуктив чара.

Фарсының сорауны белдерүче -ми кисәкчәсе дә (оромми сүзен кара) безгә шул ук мәгънәләре белән -мы, -ме суффикслары булып килеп җиткән; ярый, ярыйсы, ярыймы, ярыйсымы лексемалары турыдан-туры «ором» сүзеннән. Китерелгән мисаллар моны яхшы аңлата, бу мәкаләдә аларга киң тукталуның кирәге юк.

«Карендәшләр» сүзенең дә фарсының карин - «якын», «сверстник», «замандаш», «кордаш» сүзеннән икәнлеге, карин доштан «иметь очень близкие, кровно близкие отношения», ниһаять, карин доштан карындаш, кардәш, кордаш, диалектларда хәрендәш «кровно близкий человек, родня» сүзләреннән булуы минем өчен аксиома. Сүз уңаеннан шуңа да игътибарыгызны юнәлтәм: карап үтелгән мисал -даш, -дәш, -таш, -тәш (авылдаш, килендәш, якташ, иптәш һ.б. лар) кебек сүз ясагыч чараларыбызның да чыгышлары белән фарсыдан икәнен ассызыклый.

Кыскасы, арумысез, карендәшләр?! - Ару, бик ару, шөкер!

Нихәтле мәгънә тирәнлеге һәм итагатьлек күзәтелә бу борынгы сүзләрдә! Аларның тел материалы буларак кына түгел, гамәлдәге сөйләмдә нәкъ керәшеннәрдә хәзерге көнгә кадәр сакланып калганын да искә алсак, тагын да җитдирәк уйларга чумачакбыз...

Сәлам бирү, исәнләшү сүзләре аралашу вакытында дуслык, бер-береңә игътибарлылык хисләрен яңартып торучы, мәгънәләре ягыннан синонимик яисә антонимик мөнәсәбәтле, билгеле бер сандагы сүзләрне эченә алган төркемнәрне ташкил итәләр. Һәр халыкта да алар бар, һәм халыкның үзенә ничә яшь булса, бу сүзләргә дә, мөгаен, шул хәтле яшьтер.

Бу сүзләр халыкның үзе кебек үк бик борынгылар. Аларның эчтәлегенә күз салсак, халыкның иҗтимагый, сәяси тормышында, аңында, психикасында нәрсәгә нык өстенлек бирелүен, бу халыкта яшәешнең төп шарты итеп нәрсә кабул ителгәнлеген аңларга була. Ә менә керәшеннәрдә ул әһәмияткә, андый кыйммәткә ия булган нәрсә - тынычлык, җан тынычлыгы икән... Бер-береңә шуны теләүдән мөһимрәк, гүзәлрәк тагын нәрсә бар икән бу дөньяда?!

Димәк, «татарның иң борынгы катламнары» дигән карашка керәшеннәр үзләренең җыр-моңнары белән генә түгел, а тел үзенчәлекләре белән дә бик якын тора, туры килә. Алар рус исемнәрен йөртергә беркайчан да, бер яктан да (менталитетлары белән дә, тел-сөйләм әгъзалары белән дә) әзер булмаган . Шунлыктан алар рус атамаларын һәм апеллятивларын нәкъ үзләренә генә хас самимилек белән, рәхәтләнеп бозалар, ә ата-бабадан калган тел мирасын зур тырышлык белән саклыйлар. Ә ни өчен ул мирас күпчелек очракта фарсыдан? Монысы инде башка, зур, фәнни проблема...

Шуларга нигезләнеп, әйтәсе килә: татар теленең һәм халкының тарихын язуда керәшен темасы зур роль уйнаячак!

Без татар телендә сөйләшүче кабиләләрнең күп санлы, таркау чорларын гына беләбез, кызганыч. Тел белемендәге статистикага таянганда, андый кабиләләр 240тан артык. Ә менә фәнни хезмәтләре белән планетага билгеле галим Николай Александрович Баскаков уйлавынча (аны да керәшен булган икән диләр), күптөрле татарларның бербөтен агач кәүсәсен хәтерләткән чорлары да булган.

Милләт язмышында төп әһәмияткә ия булырдай мондый ачышларга бары түгелми-чәчелми безгә килеп җиткән телләр мирасына таянып кына, бу мирасны ныклап өйрәнеп кенә ирешергә мөмкин. Тел - мәңгелек байлык, сүнмәс ут, уникаль мирас. Аны өйрәнү, фәнни яктан белү зарур. Керәшеннәрнең үз араларыннан чыккан, катлаулы эзләнүләр алып барырга, тарихи анализлар ясарга сәләтле, күптелле тел галимнәре кирәк, газиз карендәшләр!

"Керәшен сүзе" гәҗитеннән алынды, №16 (76), 26 август, 1999

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев