Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр Качмануны бәйрәм итте

Татарстан буенча, Качману төтенә православныйларга махсус 111 бәке әзерләнгән. Аларда утыз меңләп кеше суда чумылган.

Татарстанның төрле районнарында урнашкан керәшен авылларында да бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре үтеп, кач манылып, сулар аруландырылган. Кукмара районы Село Чура авылында былтыр ачылган купель янында авыл халкы зур бәйрәм ясаган. Кемнәрдер су чумылган, кемнәрдер коймак белән кайнар чәй эчеп, спорт уеннарында катнашып, җырлап-биегән.

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында да ару суда чумылучылар күп булган.

Теләче районы Субаш авылында иртән халык Изге Троица чиркәвенә бәйрәм келәвенә җыелган. Аннан соң, барысы бергә изге суда чумылырга юнәлгәннәр. Качману бәйрәмен Субашта шулай зурлап, быел өченче тапкыр үткәргәннәр.

Тукай районы Князево авылында Николай Чудотворец храмында бәйрәм келәве үткән. Отец Павел суларны аруландырган. Авыл халкы якындагы сулыкларда махсус ясалган бәкеләрдә чумылган.

Башкортостан республикасы Бакалы районы Яңа Илек авылында да Качмануны зурлап уздырганнар.

Фотолар http://kukmor-rt.ru/ сайтыннан, "Одноклассники" һәм "ВКонтакте" челтәрләреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев