Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшенем – асыл бизәгем" ФОТО

Мин халкымның бәйрәмнәрен барлыйм Керәшеннәрдә җыен- бәйгеләр, Асылына төшсәң, эш - хезмәткә, Табигатькә, җиргә бәйлеләр.

Керәшен карендәшләребез иң изге бәйрәмнәренең берсе Олы көн - Пасханы зурлап билгеләп үтә. Безнең Яңасала авылында гомер-гомергә татарлар белән дус-тату булып керәшен карендәшләребез дә гомер кичерә.

Нинди генә авыр вакытларда да кулга-кул тотынып матур итеп яши дә, эшли дә, күңел ача да белә алар. Бүген, ягъни 6 апрель көнне, Яңасала авыл мәдәният йортында шушы бәйрәмне каршылап бик матур кичә оештырды мәдәният хезмәткәрләре. "Керәшенем - асыл бизәгем" дигән бу кичәдә берәү дә читтә калмады, рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты, җырлады, биеде.

Әле яңа оешып килгән "Туганай" керәшен ансамбле башкаруындагы "Бас әле, станокка" җыры көчле алкышларга күмелде. Эльвира Бламыкова, Нурия апа Каширова, Гайшә апа Тумаковаларны тамашачы аягүрә басып алкышлады. Әйтеп үткәнемчә авылыбызда татар белән керәшен дус-тату яши, үзләренең дуслыкларын, бер-берсенә булган хөрмәтен бүгенге бәйрәмдә тагын бер кат раслап, авылыбызның иң өлкән ансамбльләренең берсе "Көмеш чулпы"лар да бүген сәхнәбез түрендә булдылар, моңлы җырларын бәйрәм хөрмәтенә бүләк иттеләр.

Авылыбызның иң яшь, чибәр кызлары Камилә белән Зәринә дә карендәшләребез хөрмәтенә үзләренең дәртле биюләрен җиткерделәр. Сүз остасы Диләбез үзе иҗат иткән шигырьләрен тамашачы хозурына ирештерде. Чын артистлардан бер дә кимен куймаган Оркыя апа Мөхәммәтҗанова, Зилә Тимеерева тамашачыга бер кочак сәламәтлек өләште: бер минут көлү 379 грамм бәрән итен алыштыра дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Менә шундый күңелле, эчкерсез, җылы бәйрәм гөрләде бүген Яңасала авылында. Авылыбыз халкын азга гына булса да дөнья мәшәкатеннән арындырып, күңелләренә рухи азык, тынычлык бирә алганбыз икән без моңа бик шат. Барлык дусларны, керәшен карендәшләребезне янәдән шушы Олы бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!

Фәридә Борханова,

Яңасала авыл китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев