Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен моңы - Мәскәүдә

28 февральдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда "Болгар радиосы" III милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы гөрләде.

"Татарстан - Яңа гасыр" каналы эфирында бер ел буе "Музыкаль дистә" хитлар парадында көч сынашып, беренче урын яулаган җырчыларны, быел беренче тапкыр Мәскәүдә бүләкләделәр. Зур концертта татар эстрадасының иң яхшы, иң популяр, талантлы, халык тарафыннан танылган артистлар катнашты. Алар арасында 2014 елның "Керәшен чибәре" титулы иясе Алина Давыдова булуы аеруча сөендерде. Алина хит-парадта "Ешрак кайтыйк газиз әнкәйләргә" (А. Якшимбетов музыкасы, Р. Закуан сүзләре) дигән җыр белән катнашып, беренче урын яулады. Мәскәүдә Ләйсән Садыйкова исемле мишәр кызы белән бергә дуэт башкарганнар. Алина керәшенчә, ә Ләйсән мишәрчә попурри җырлаганнар.

Кызлар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Халитов дирижерлык иткән "Татарика" оркестры белән репетицияләр ясаганнар. "Кремльнең 6000 кешелек залында керәшен җыры белән чыгыш ясавыма сөенеп бетә алмыйм. Мәскәү халкы безне шундый җылы кабул итте. Кояш нурыдай балкып торучы статуэтканы быел өченче тапкыр алуым. Миңа ышанып тавыш бирүчеләргә, әти-әниемә зур рәхмәтемне җиткерәм", - дип, шатлыгы белән бүлеште Алина Давыдова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев