Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоров карендәшләрне “Питрау” бәйрәме белән котлады

Шушы минутларда Мамадыш районының Җөри авылында унтугызынчы тапкыр “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале гөрли

Быел Тырлау аланына Питрау җыенына Башкортстан, Татарстан республикаларыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән 30дан артык керәшен фольклоры коллективлары килде. Бәйрәмнең тантаналы ачылышында ансамбльләр зур мәйданны әйләнделәр.

Бәйрәм Питрау” әдәби-музыкаль композициясе белән ачылып китте. Тырлау аланына җыелган барлык карендәшләрне һәм кунакларны республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров сәламләде.

- Борынгы бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар керәшеннәрдә күп. Алар бик тә үзенчәлекле. Халкыбыз әлеге бай мирасны югалтмый, буыннан-буынга тапшыра килә. Бүген дә матур Тырлау аланында ата-бабадан килгән, бәясе булмаган рухи байлыкларыбызны күрә аласыз, - диде керәшеннәр башлыгы.

Шулай ук, илебезне шаулаткан зур чара – Футбол буенча дөнья чемпионатының барыбызны да берләштерүен дә искәртеп узды Иван Егоров.

- Илебездә киң масштаблы чара – Футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмамланып килә. Иртәгә Мәскәүдә җиңүче исеме билгеле булачак. Казаныбызда, зур уңыш белән, алты матч узды. Чит ил кунакларының күтәренке кәефе һәрберебезгә дә тәэсир итте. Башкалабыз футбол бәйрәме атмосферасында яшәде. Чемпионат безне тагын да берләштерде, - диде Иван Михайлович.

Керәшеннәр башлыгы “Питрау”ны зурлап, хөрмәт белән Чиләбе өлкәреннән, Башкортстан республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән керәшеннәргә, кунакларга да рәхмәтен җиткерде.

-Тырлау аланы без – карендәшләрне инде унтугызынчы тапкыр сагынып, көтеп ала. Шушы дәвердә Питрау – керәшеннәрнең “визит карточкасы”на әверелде. Татарстанда гына түгел, Россия буенча танылу алды, - дип чыгыш ясады Иван Егоров.

Шушы минутларда барлык мәйданчыклар эшли башлады. Үзәк мәйданда халык уеннары, елга өстендә уеннар старт ала. “Кряшен чибяре” конкурсы, “Кряшен авылы”, “Димче Гөрпи почмагы", “Питрау” музее мәйданчыклары, “Кубызчы Макар алачыгы”, “Питрау түгәрәк уены” фольклор фестивале Гала-концерты, Питрау учагы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев