Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызлары Казан федераль университетының 25 иң яхшы студентлары рәтендә

Лариса Долгова һәм Альбина Муткина Казан федераль университетының 25 иң яхшы студентлары рәтенә кергәннәр

Шушы көннәрдә Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында укуда һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән студентларга кызыл дипломнар бирү тантанасы булды. Тырыш студентларга дипломнарны Казан федераль университетының ректоры Илшат Гафуров тапшырды.

Казан федераль университетын уңышлы тәмамлаган студентлар арасында ике керәшен кызы - Питрәчтән Лариса Долгова һәм Балык Бистәсеннән Альбина Муткина да бар. Алар икесе дә уку алдынгылары, бүгенге көндә үз белем алган институты тормышында актив эшчәнлек алып барып, зур уңышларга ирешкән кызлар. Лариса Долгова Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 5 нче курсын тәмамлады. Ә Альбина Экология һәм табигатьтән файдалану институтын тәмамлап, магистр исемен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев