Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен халкының герой улы

2017 елның 23 сентябрендә якташыбыз, Киров өлкәсенең Малмыж районы халкы өчен генә түгел, ә бөтен илебез горурлыгы булган курку белмәс каһарман, югары дәрәҗәдәге хәрби Валерий Григорьевич Асаповның бик тә аяныч төстә гомере өзелә. Россия хәрби начальнигы, генерал-лейтенант, Көнчыгыш хәрби округының 5нче гомумроссия армиясе командующие Сириянең Дейр-эз-Зор шәһәре тирәсендә хәрби операция...

Батырның гәүдәсе Мәскәүдә, Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы Федераль Мемориаль зиратында җирләнә. Ә аның рухы, миңа калса, иң әүвәл туган җиренә кайта. Иң югары хәрби дәрәҗәләргә ия булып та, әйтеп бетергесез гади, үтә кешелекле булуы якташлары хәтерендә якты истәлекләр булып кабат, кабат яңара.

Әйе, батырлыкны матурлык тудыра. Күңел матурлыгы. Керәшен халкының каһарман улы, Россия Герое Валерий Асапов тормышы моның төгәл дәлиле. Һәм менә, асыл егетебезне күпмедер дәрәҗәдә якыннан белгән кешеләр аша аның бик якыннарының истәлекләрен дә барлыйк әле.

1966 елның 1 январенда Киров өлкәсе Малмыж районының Константиновка авылында туа булачак герой. Район үзәгеннән дә шактый эчкәре, Нократ елгасының сулъяк ярында урнашкан төбәкнең тормышы урман белән бара. Валераның әтисе Григорий Асапов та төзелеш өчен агач ташу машинасында эшли.

- Аны "Гөри дәдәй" дип йөртәләр иде. Шулкадәр дә эшчән, тырыш, намуслы кеше иде. Нык бәдәнле, олы гәүдәле үзе, ә күңеле шулкадәр нечкә иде. Түгәрәк йөзе һәрчак елмаюдан кояштай балкып торыр иде. Бөтен кешегә булышырга гына тора иде. Тормышны яратып яшәүче, кешенең күңелен күтәрә белә торган чын кеше иде, - дип искә ала шушы Константиновка авылында туып-үскән, гомерлек педагог Харис Әхкыямов. - Валераның әнисе Начтый түти шулай ук бик тә ачык кеше иде. Ул авыл пекарнясында эшләде. Ире кебек үк бик тә кеше ярата, һәркемгә ягымлы, кунакчыл иде.

- Настя апай - минем әнинең сеңлесе ул. Җизни - Татарстанның Кукмара районы Чәти авылыннан иде, Настя апай Көшкәтбашта туган. Үзем Пчеловодта туып-үсеп, Нослага кияүгә чыктым. Җизни бик тә тәртипле, ачык, ипле, гаилә җанлы кеше иде. Апаебыз да үтә тырыш, бик чиста, кунакчыл булды. Алар Константиновкадан Кәлнәгә күченеп, соңгы көннәренә хәтле шушында яшәделәр. Җизни "Сельхозтехника"да шофер, аннан озак еллар бер дигән тимерче булды. Бөтен эшкә дә кулы ята, үзе бик ыктымат иде. Настя апай спирт заводында аш пешерүче булды. Кайчан килсәң дә, өе җыйнак, җылы ризыгы әзер була иде аның, - ди бу кадерле кешеләре турында Кәлнә авылында яшәүче Галина Родионова.

Менә шушындый әти-әни үзләре үрнәгендә кечкенәдән хезмәт тәрбиясе биреп дүрт егет үстерәләр. Кәлнәдә туган энеләре Слава, Вадим, Сережа өчен Валера үзләрен кечкенәдән олыларча кайгыртучы, ышанычлы дәдәй була.

- Мин Валераны 5 яшьтән беләм, балалар бакчасына да бергә йөрдек, аннан мәктәпне тәмамлаганчы бер класста укыдык, - дип таныштыра Венера Мөхәрләмова. Инде 24 ел Кәлнә авылы "Малышок" балалар бакчасын җитәкләүче Венера ханым - Кәлнә мәктәбенә генерал-лейтенант Асапов исемен бирү уңаеннан оештырылган һәр чарада башлап йөрүче, классташының исемен мәңгеләштерүне вөжданы таләбе дип с аный. - В алера кечкенә м алай чагыннан ук бик тә тәртипле булды. Беркайчан да малайлар белән сугышмады, һәрвакыт кызларны яклады. Олыга, кечегә - һәркемгә олы хөрмәт белән карый иде ул.

Өйдә олы бала булгач, эшкә бик иртә өйрәнде. Ашарга да пешерә, кер дә юа иде. Утын кисеп-ярып, мичкә ягу, мунча ягу аның өстендә иде, энекәшләрен дә өйрәтте. Кешегә һәрчак ихтирамлы, бик ыктымат, эшчән булды. Әти-әнисе гел эштә, энекәшләрен балалар бакчасына да Валера йөртә иде. "Сельзозтехника"га караган балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләгән ветеран педагог Валентина Саламатова әле дә искә ала: "Үзе дә 4нче класста гына укучы, әмма бик тә чиста-пөхтә итеп киенгән Валера төпчек энесен бакчадан алырга килгәч: "Сережа, тагын күлмәгең чыгып беткән, ник матур итеп, чалбар эченә тыгып йөрмисең? Шулай ярыймыни инде?" дип, йомшак кына шелтәләп, энесен дә тәртипкә өйрәтә иде".

- Валерий бик яхшы укыды, класста, мәктәптә җәмәгать эшләрендә гел иң актив булды. Баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлады. Спортның бар төрен дә яратты, район буенча да бер генә ярыштан да калмады, - дип таныштыруны дәвам итә Венера ханым. - 5нче класста ул инде пионер җыеннарында байрак йөртүче булды. 10 нчы класста Кәлнә мәктәбенең иң яхшы, үрнәк укучысы, актив комсомолец буларак, "Артек" Халыкара балалар лагерена барды.

Валерий өчен башлангыч хәрби хәзерлек укытучысы Михаил Напольских үрнәк, остаз булды. Ул НВП дәресләрен үтә яратты. Мәктәптә, аннан район буенча да взвод командиры булды. 9нчы класста укыганда инде ул: "Мин хәрби булам, хәрби училищега керәчәкмен", - дигән и де. Унынчыда и нде төгәл Рязаньдагы һава-десант югары училищесына керергә әзерләнде. Иң яхшы мылтыктан атучы булды, бар спорт ярышларында да беренчелекне ул яулый иде. Югары классларда укыганда һәр көн иртән дәресләргә кадәр Кәлнәдән Яңа Смәилгә кадәр һәм кабат Кәлнәгә - 30 чакрым араны кышын чаңгыда, елның башка вакытында йөгереп үтә иде.

Кәлнә урта мәктәбен "отлично"га бетергән Валерий Асапов 1987 елда Рязань хәрби училищесын да лейтенант дәрәҗәсендә шулай ук "отлично"га тәмамлый. Соңыннан, 2000 елда, М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиянедә "отлично"га тәмамлый ул. Ә үзенә гомерлек итеп сайлаган хәрби хезмәттә Валерий Григорьевич һәрчак иң кыен урында, иң четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, иң алгы сафта була. "Эшләсәң - эш итеп эшләргә кирәк" дигән тормыш девизына ахыргача тугры кала безнең лачын егетебез.

1995 елда батальон штабы начальнигы, майор Асапов Чечнядә авыр яралана. Дүрт катлаулы операция кичереп, ел буе урын өстендә ятса да, тулысынча савыгып кабат хәрби хезмәткә кайта. Бер аягы өч сантиметрга кыска калганлыктан, аңа "аксак генерал" кушаматы тагалар. 2002 елда Грузия-Абхазия конфликты кискенләшкән вакытта тынычлык-иминлек китерүче хәрбиләр белән подполковник Асапов җитәкчелек итә. 2003-2004 елларда кабат Чечня...

2011 елның июнендә Генерал штаб академиясен кызыл дипломга тәмамлый. Һәрчак алдынгы сафта булуы, аның җитәкчелегендә барган халыкара хәрби өйрәнүләрнең иң югары дәрәҗәдә үтүе лаеклы бәяләнеп, 2013 елның 22 февралендә Президент кулыннан IV дәрәҗә "За заслуги перед Отечеством" ордены белән бүләкләнә. Шушы ук елның маенда, урта мәктәпне тәмамлаганына 30 ел тулганда, аңа генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. 2016 елның 15 июнендә инде, Валерий Асапов генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ия була. Шул елның октябреннән ул - 5нче армия командующие.

- Нинди генә югары хәрби дәрәҗәләргә ирешмәсен, һәрвакыт бик гади, тыйнак булды. Безне, классташлар итеп, бик якын итте, һәрвакыт тиң күрде. Һәр кешегә дә бик тә хөрмәт белән карый иде ул. Гадәттә гади киемнән була иде. Мәктәпне тәмамлаганга 30 ел үткәч очрашканда гына хәрби киемнән килде. Ул чакта орден-медальләренең бирелү тарихы белән без кызыксынгач та, тыйнак кына елмаеп: "Димәк, бирерлек сәбәпләре булган инде", - диде. "Нихәлләрең, эшләрең ничек?" - дип сорасам да, "Венера, мин эшләмим бит, мин Россиягә хезмәт итәм!" - дия иде.

Вакыты бик тыгыз булса да, гел дә туган җиренә кайтырга тырышты, кайткач мәктәпкә килми калмады. Узган 2017 елның 21 июнендә, менә, туган мәктәбендә соңгы кат килүе булган икән. Инде отставкага җыенуын да әйткән иде...

...Туган җире, үзе өчен иң кадерле кешеләр белән соңгы очрашуы булуын Ходай күңеленә сиздергәндер шул. Бу юлы туган мәктәбендә озаграк булырга, үзе өчен бик кадерле булган укытучыларын, классташларын күреп озаграк аралашырга тырыша ул. Вятка Аланы шәһәрендә яшәүче энесе Вячеслав әйтүенчә, Кәлнәнең Зеленая урамындагы үзләре үскән йортта да була, күршеләрен күреп сөйләшеп утыра...

Әниләре үлгәндә Валерага әле 25 яшьтә тулмаган була. Әтисенең дөнья куйганына да унике ел тулып килә. Нәкъ ундүрт ел элек энесе Вадим да һәлакәткә очрап үлә. Россия герое, генерал-лейтенант Валерий Григорьевич Асапов исеме ул укыган Кәлнә мәктәбенә бирелде. Бу уңайдан олы тантана биредә 20 февраль көнне үтте. Валерий Григорьевичның нәсел дәвамы - улы Максим Санкт-Петербургта яши. Бала җанлы әти узган елның августында һәлакәтенә бер ай кала гына, Ивановодагы кызы Натальяның туенда да булырга өлгерә.

...Инде үзе юк. Илле бер ел гына яшәп тә, ил тарихында гасырлар дәвамында җуелмас якты эз калдырган хәрби каһарманны Ватан онытмас. Нинди олы дәрәҗәләргә ирешеп тә, нәкъ керәшенгә хас булганча гаять тыйнак, үтә гади булып калган Валерий Григорьевич Асаповны туган төбәгендә гел дә сагынып, чиксез хөрмәт белән искә алырлар. Иң якыннары күңелендә исә, ул гомергә ачык йөзле, ягымлы сүзле, әйтеп бетергесез ипле, тагын исеме җисеменә туры килгән нык ихтыярлы, шат күңелле Валера булып калыр.

Руфия ӘДҺӘМОВА,

Малмыж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев