Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен герое - Брестны саклаучы Гаврилов

Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдәндә (Питрәч районы) музее бар.

Бәләкәй чагында телсез-чукрак абыйсы белән хәер эстәп тамак туйдырган  авыл егете Петр Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академия тәмамлый, гражданнар һәм фин сугышларында катнаша.1918 елдан Кызыл Армия сафларында хезмәттә итә. Ул командалык иткән 44нче укчы полкны,1940 елда Финляндия белән солых төзелгәч, Брест крепостенә күчерәләр... Гаврилов  үз полкы  сугышчыларын дошман һөҗүмен кире кайтарырга  әзерли. Моның файдасы тия: аның полкы камалыштагы Брест ныгытмасының  көнчыгыш фортын 22 июньнән башлап 32 көн дәвамында дошманнан саклый.  Азактан  майор Гаврилов үзе генә исән кала һәм каты яраланып, аңсыз хәлдә әсирлеккә төшә. Гаврилов дүрт ел концлагерьларда җәфа чигә. Хаммельсбург лагеренда ул керәшен каһарманы – генерал Дмитрий Карбышев белән очраша.

Әсирлектән котылгач, тикшерүләрдән соң, Гавриловка майор званиесен кайтарып, 1946 елда япон әсирләре тотылган хәрби лагерь коменданты итеп билгелиләр. Әмма сугыштан соңгы репрессив аппаратның ышанычсызлар исемлегенә эләккән Гаврилов запаска җибәрелә. Туган авылындагы кимсетелүләр, атна саен район үзәгенә чакыртып сорау алулар... Хаклык тантана иткәннән соң, ул  Краснодарга –  Бресттагы бомбежка вакытында аймылышкан хатыны Екатеринаның туган ягына чыгып китә. Гаиләсен табудан өмете өзелгәч, ире сугышта үлгән Мария исемле хатынга өйләнә. Башта бик авыр тормышта, җир казып землянкада торалар. Гавриловның авылдан алып килгән әнисе  Александра Ефимовна да шунда яши...

Брест крепостен саклаучылар форумына баргач, ул үзенең элекке гаиләсен таба. Хәрби хезмәтен тутыргач, улы Коля  Краснодарга килеп урнаша, рәссам булып эшли. Концлагерьларда күргән газаплардан сәламәтлеге какшаган беренче хатыны Катяны да ул үзләренә алып кайта. Мария белән икесе бергә, Екатеринаны тәрбияләп, соңгы юлга озаталар...Үзенең керәшен булуы белән чиксез горурланган майор Гаврилов исә 1979 елда вафат була һәм, үзенең васыте буенча, герой-крепость Брестта җирләнә.

Фирая МОРАТОВА

Фото "Википедия" сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев