Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җегетләре чанада мунча керергә җыена

27 январь көнне Мамадыш шәһәрендә көтеп алынган «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале 2 тапкыр узачак.

Быел анда 30лап команда катнашырга теләк белдергән. Конкурсантларны һәм җанатарларны төрле конкурслар, бүләкләр, кайнар чәйләр белән сыйлану, кызыклы уеннар көтә. Фестивальнең алыштыргысыз алып баручысы, шоумен Айрат Загриев, махсус кунак - татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Гарипов. Балалар өчен махсус мәйданчыклар, уеннар, ярышлар әзерләнгән.

Фестиваль традицион рус чаналарында шууны креатив һәм иҗат белән берләштерә. Һәр команда чыгышы башында кызыклы рәвештә үзенең чанасын тәкъдим итергә тиеш. Чаналар берничә номинация буенча бәяләнәчәк:

- "Мондыйны кем күргән?" («Где это видано?!» - иң креатив чаналар)

- "Креатив" ("Креатив" - иң креатив чыгыш һәм костюмнар)

- "Майда йөзгән кебек" ("Как по маслу" - иң тиз таудан шуып төшү)

- "Килеп җиттек" ("Докатились" - иң озак итеп шуу)

- "Халык күңелен яулаучы" (Приз зрительских симпатий)

Үткән елгы фестивальнең төп җиңүчеләре - Игорь Шрыковның командасы, быел да сынатмаска тырыша.

Былтыр алар конкурста ике чана белән катнашканнар: пичле һәм бассейнлы чана.

Командалар арасында беренче урын алган өчен 15000 күләмендә һәм "Креатив" номинациясендә 8000 күләмендә акчалата приз отканнар.

Быел командада барлыгы 3 кеше - Игорь Шрыков, Артем Шрыков һәм Ленар Хузин. Жюри хозурына шулай ук 2 чана әзерлиләр егетләр. Берсе - 4(!) метр биеклетәге болан рәвешле чана, икенчесе - мунчалы чана булыр, дип көтелә. Чана эчендә мунча керү өчен бар шартлар да булачак, диләр егетләр. Әлеге экспонатлар Мамадыш районынң Юкәче һәм Шәдче авылларында әзерләнә. Шәһәргә аларны КамАЗ машиналары белән китерергә җыеналар. Игорь әйтүенчә, алар быел да "Креатив" номинациясендә җиңү яуламакчы.

Шушындый тамаша чаналарны күрәсегез килсә, январь аеның соңгы шимбәсендә Мамадыш шәһәренең Совет урамына 13:00 сәгатьтә җегетләребезгә көч биреп торырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кряшены Мамадыш саннифест фестиваль креативных санок зимние забавы баня на санях