Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылы турында яңа китап басылып чыкты

Казанның "Идел-Пресс" нәшриятында "Игәнәле Наратасты" дигән китап басылып чыкты. Яңа гына дөнья күргән бу китапның авторы, танылган журналист, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Фирая Моратова.

Йөрәктән чыккан китап

Казанның "Идел-Пресс"нәшриятында "Игәнәле Наратасты" дигән китап басылып чыкты. Бик күп фотолар белән бизәлгән 304 битле бу хезмәт Сарман районындагы Наратасты авылының борынгы заманнардан алып хәзерге көннәренә кадәрге тарихи сәхифәләрен биредә төрле елларда яшәгән кешеләр һәм аларның нәселләрен бүгенге көндә дәвам итүчеләр язмышы аша тасвирлый. Китапта революциягә кадәрге җан исәбен алу мәгълүматларына (Уфа архивында саклана торган "ревизские сказки") һәм, шулай ук, Казан  архивындагы материалларга да шактый урын бирелгән.

Яңа гына дөнья күргән бу китапның авторы, танылган  журналист, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре  Фирая Моратова өчен  Наратасты, туган авылы булмаса да, чит як түгел. Аның улы Рем – Наратасты кияве, Игәнә елгасы буендагы оҗмахларга тиң табигатьле бу  авылда зур йорт төзеде. Җәйге чорда,  кодагыйның  туган авылы булган шул Наратастына кайтып йөргән елларда, Фирая тиз арада күпләр өчен  үз кешегә әйләнде. Аларның шушы авылга багышлап китап язып бирүгә кагылышлы  уй-хыялларын ишетүгә, бик күп вакыт һәм тырышлык сорый торган олы эшкә тотынды. Фираяның "Игәнәле Наратасты" дигән китабы бу авыл халкы арасыннан улы Ремны якын иткән, туганнарыдай күргән кешеләрен хөрмәтләп, хәйрия бүләге буларак язылганын да әйтим.

Сүз уңаеннан, бу – авторның керәшен авылына багышлап язган  беренче китабы гына түгел. Әле узган елны гына Түбән Кама районындагы Келәтле авылы турында язылган "Мәңге җәшә, Келәтле!" дигән китабы чыккан иде...

Наратастында элгәредән яшәгән бер генә нәсел дә, аларның бүгенге дәвамчылары да  китапта игътибардан читтә калмагандыр. Шушы авыл кешеләренең  бәхетенә алар белән бергә шатланып, кайгы-хәсрәтләрен дә йөрәге аша уздырып, авторның үз сүзләре белән әйтсәк, "һәр яралы язмыш өчен йөрәге телгәләнеп,  елый-елый язылган"  бу китап бер генә укучыны да битараф калдырмас. "Йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә" дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Авторның тел байлыгы, үзенә генә хас булган язу стиле дә сокландыра. Китапның редакторы буларак, шунысын да әйтим: "Игәнәле Наратасты" –  бу авылга катнашы булмаган кешеләр дә кызыксынып, аерыла алмыйча укырлык китап.

Виктор ШАДРИН,

Россия журналистлар берлеге  әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев