Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшен җанын тойган кеше”

Питрәчтәге "Батыр" мәдәни-спорт комплексында Мәскәү режиссеры Наталья Гудылинаның "Керәшеннәр Ходай бәндәсе" фильмының икенче һәм өченче бүлекләре тәкъдим ителде.

Наталья Гудылина керәшеннәр белән беренче тапкыр 2010 елда танышкан. Ул вакытта Мәскәүдә яшәүче Наталья һәм аның ире Виктор Медведскийны Татарстанга Павел Чурашов атакай "Алексеевск чаң тавышлары" фестивале турында фильм төшерер өчен чакырган булган.

- Шунда мин беренче тапкыр керәшеннәр турында ишеттем. Павел атакай, аның эшләгән эшләре, тормышы белән танышкач, керәшеннәр тормышында православиенең нинди урын алып торуы турында фильм төшерү теләге туды, - дип сөйли Наталья Анатольевна.

Ул вакытта алар әле "Керәшеннәр Ходай бәндәсе" фильмы керәшеннәр тормышы турындагы трилогиянең беренче бүлеге генә булыр, дип уйламаганнар да. Фильмны беренче тапкыр карарга килгән тамашачылар аны бик яратып кабул итә, залда утырган һәр кеше авторга чын күңелдән рәхмәт сүзләре белдерергә ашыга. Күпләр шул вакытта әлеге фильмның дәвамын күрергә теләүләре турында әйтә. Халык бүгенге керәшеннәр турында, хәзерге көндә карендәшләребез ни хәлдә икәнен белергә тели. Шул рәвешле, фильмның алдагы бүлекләре дөнья күрә.

Барлык тамашачылар да фильмның яңа бүлекләрен тын да алмыйча карады. Көзге яңгырлы көндә, салкын кино залында һәркем фильмда күрсәтелгән кешеләрнең йөрәк җылысы белән җылынгандай булды. Фильм чын-чынлап дингә ышанган, Ходайга җан аткан, Аңа ышанганы өчен гомерен дә жәлләмәгән кешеләр турында. Без, революциядән соң, ничек итеп чиркәүләрне җимергәннәрен, талаганнарын беләбез. Ул вакытта җирдә бер генә керәшен чиркәве дә, бер генә керәшен священнигы да калмаганлыгы турында да ишеткәнебез бар. Безнең ата-бабаларыбыз әле Хрущев идарә иткән заманда да үз диннәре, үз чиркәүләре өчен башларын салганнар икән. Һәм бу турыда безгә махсус фильм төшереп алып килеп, рус хатын-кызы, чын мәскәүле Наталья Гудылина сөйләде. Ул безгә бүгенге көндә дә үзләренең ата-бабаларына тугры булган керәшеннәрнең нәселләре турында белгертте, керәшен авылларында бүгенге көндә матурдан-матур чиркәүләр төзеп ятучы замандашларыбыз бар икәне турында әйтте. Наталья Анатольевна керәшеннәр күңелен тирәнтен аңлаган, аларның җанын тойган.

- Минем өчен документаль фильм сәнгати фильмга караганда кызыграк, чөнки уйлап чыгарылган тарихларга караганда безнең тормыш күпкә баерак, - ди ул. Бу көнне аның белән һәркем ризалашты һәм аңа үзенең фильмы өчен нәкъ тә керәшен халкы тормышын сайлаганы өчен рәхмәт белдерде.

- Бүген мин үзем өчен бик күп кызыклы нәрсә ачтым, үземне яңадан туган кебек хис итәм. Хәзер минем әлеге фильм турында барлык туганнарыма һәм танышларыма сөйлисем килә. Без сезгә барлык якыннарыбыз исеменнән рәхмәт белдерәбез, - диде аңа Питрәч тамашачылары.

Ольга ШИПШОВА, Питрәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев