Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кече Жирекле авылы халкы сөенеп яши

Түбән Кама районында Кече Жирекле авылы клубы мөдире Флера Ивановна Облакова яхшы таныш. Ул җитәкләгән «Чәчкәләр» балалар ансамбленең «Какай биюе» Татарстанның «Туым җондызы» фестивалендә дан казанды.

Авыл клубы мөдире бик күп вазифалар башкара. Гадәттә, кечкенә авыл клубларында эшләүчеләр түгәрәкләр җитәкли, чаралар әзерли, документлар белән эшли. Флера Ивановна да - шундыйлардан. Клуб бинасында ул оештырган музейда авыл халкының байтак еллар буе сакланып килгән әйберләре урын алган: кайчандыр үз әтисе ясаган диван, бал кисмәге, 100-120 ел сакланган киемнәр һ.б. Балалар бу киемнәрне киеп, сәхнәдә чыгыш ясый.

- Әмма аларны гел йөртергә кызганам, шуңа күрә яңаларын тектем. Алары оригиналдан бер дә ким түгел, - ди Флера Ивановна.

Ул әби-бабалар мирасын бөртекләп җыя. Кемнәрдер халык җырларын җиткерергә тырышса, Флера Ивановна элеккеге биюләрне сәхнәгә кайтара. «Какай биюе» - нәкъ менә шуларның берсе.

- Бу бию - уникаль, аны башка бер җирдә дә күргәнем булмады. Ул Җирекледә туган. Кечкенә чагымда аны биегәннәре хәтеремә сеңеп калган, - дип искә ала ул. - Биюне Марсель Вәлиуллин һәм Алена Даниловага өйрәттем. Башта үз авылыбызда Өлкәннәр бәйрәменә багышланган концертта күрсәттек. Әбиләр шаккаттылар. Биюне күрше авыллар халкы да карады, ул Халыклар дуслыгы йортында, Халык иҗаты йортында куелды. Бер ел дәвамында 30 чыгыш ясадык. Казанга «Туым җондызы» фестиваленә баргач та, күп кеше киемне үз куллары белән тотып карарга теләде.

Киләчәктә Флера Облакова биюне бераз үзгәртеп, яңача әзерләмәкче. Борынгы биюләрнең тагын берсен - Җирекле авылының данлыклы «Подгорный» биюен дә куярга планлаштыра. Ул «Какай биюе»нә бер дә охшамаган. Аны тыпырдап та, чүгеп тә башкарырга кирәк. Флера Ивановна әйтүенчә, хәзер бу биюне җиренә җиткереп биемиләр. Ә ул аның тулы вариантын күрсәтмәкче. Дүрт малай һәм бер кыздан торган «Чәчкәләр» ансамбле белән уңышлы гына эшләп килә, хәтта күптән түгел әкият тә сәхнәләштергәннәр.

Бәйрәмнәр оештыруга да, әлбәттә, Флера Облакова җаваплы. Аларына да бик җитди карый ул. Һәрберсен үзгә, кабатланмаслык итеп эшли. Сценарийны журналлардан эзләми, үзе уйлап чыгара. Папкага карап сөйләгәне юк. Аның фикеренчә, бар чара да җыр-бию белән генә чикләнергә тиеш түгел.

- Яңа ел бәйрәмен бик кызык итеп үткәрдек. Сәхнәгә тамашачылар өчен бүләкләр тутырган иске чемодан һәм гармун тоткан Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Костюмнарын үзем тектем. Олылар музейда сакланган бал кисмәге күтәргән аюга, хәйләкәр төлкегә, йомшак уенчыклар белән бизәлгән чыршыга балаларча куандылар. Соңыннан берсе хәтта рәхмәт хаты язды, тик газетагызга җибәрмәдем, мактанган сыман булыр дип уйладым, - ди Флера Ивановна.

Авыл тормышында Тручын аерым урынны алып тора. Җирекле халкы аны үз вакытында - Олы көннән соң алты атна узгач бәйрәм итәргә тырыша. Ул дүрт көнгә сузыла. Күңел ачар алдыннан йолаларны үтисе бар. Өйләр җыештырыла, юыла. Атнакич (пәнҗешәмбе) хәер бирелә. Симеткә авылга халык күп кайта, мондый вакытта туганлык җепләре ныгый. Зиратка барып, каберләрне тәртипкә китерү, вафат булганнарны искә алу - һәркемнең бурычы.

Тручын Җирекледә хәзер яңа, иркенрәк, матуррак мәйданда үткәрелә. Флера Облакова монда да гореф-гадәтләрне исәпкә алырга тырыша.

- Өскә «Арумы сез, карендәшләр!» дип язып плакат эләм. Аның астындагы өстәлгә, элеккеләрдән калганча, түгәрәк ипи, йомырка, тоз, яшел суган һәм чирек (озынча пыяла савытка салынган көмешкә) куям. Кыскасы, татар Сабантуе белән чагыштырганда, бездә ул үзгә. Бәлки шуңадыр, Җирекле Тручынына башка авыллардан да килергә яраталар, - ди клуб мөдире.

Флера Ивановна якын арада тагын бер зур чара - Май чабу һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан, берләштерелгән бәйрәм уздырырга ниятли. Анда сәхнәләштерелгән күренеш тә, биюләр дә, җырлар да булачак.

Ел да август аенда клуб бер атнага ябыла. Шаушудан ял итәр өчен түгел. Флера Ивановна бу вакыт эчендә аны тулысынча җыеп, яңартып, буяп, матурлап куя. Якын-тирәдәге авылларда мәдәният йортларына капиталь ремонтлар ясалса да, Җирекле клубына һаман чират җитми. 72 еллык агач бинага капиталь ремонт 1985 елда ясалган. Ике ел элек веранда һәм түбәсе төзекләндерелгән. Тик бу гына җитми шул.

- Эшегездән ничек ял итәсез? - дигән сорауга Флера Ивановна:

- Ялым да шушы эш инде минем, - дип куйды. - Бар нәрсәм бар. Шуңа сөенеп яшим. Эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам.

Флера Облаковага һәрвакыт ике кызы ярдәм итә, кияүләре дә булыша. Тупылдап торган өч оныгы бар. Күңелсезләнеп торырга вакыты юк. Элекке йолаларның берсен - Рождество алдыннан була торган Нардуганны җиренә җиткереп уздырасы килә аның. «Булганнарны югалтмыйча, киләчәк буынга тапшырып калдырасы иде», - ди ул.

Фото Ф.Облакова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев