Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда “Җәшнә, кояш, җалтыра” (“Свети, о Солнце, сверкай”) керәшен культурасы конкурс-фестивале булачак

Конкурста 10 яшьтән башлап, автор башкаручылар, театр коллективлары, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары катнаша ала

13 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр Казанда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Яков Емельянов исемендәге республикакүләм “Җәшнә, кояш, җалтыра”  (“Свети, о Солнце, сверкай”) керәшен культурасы конкурс-фестивале уздырыла.

Татарстан мәдәният министрлыгы җитәкчелегендәге бу конкурс-фестиваль Татарстан бюджеты исәбенә финанслана. Ул Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

“Җәшнә, кояш, җалтыра” конкурс-фестиваленең максаты – яшьләрне һәм, гомумән, халыкны Җырчы Җәкәү иҗаты белән таныштыру, үзешчән җырчылар, шигырь язучылар, нәфис сүз осталары арасыннан талантларны ачыклау, аларны иҗат эшчәнлегенә тарту. 

Конкурста 10 яшьтән башлап, автор башкаручылар, театр коллективлары, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары катнаша ала. Конкурс ике яшь төркеменә бүлеп оештырыла:

– балалар (10-17 яшьлекләр);

– олылар (18 яшьтән башлап, өлкәннәргә кадәр).

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уза:

– Автор-башкаручы. Шигырь.

– Автор-башкаручы. Җыр.

– Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен башкаручылар.

– Керәшен шагыйрьләре шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция.

Аның беренче һәм икенче этаплары, катнашучылар юллаган видеоязмалар буенча, дистанцион рәвештә уза. Өченче этапка үтүчеләр Казан шәһәренә килеп, конкурс-фестиваль жюрие каршында чыгыш ясаячаклар.

Конкурста катнашырга теләүчеләр, кайсы номинацияне сайлауларына карап, үзләре язган шигырьне, туган телдәге җырны, керәшен шагыйрьләренең шигырьләреннән музыкаль композицияләрне юлларга тиешләр.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны “Туганайлар” газетасының рәсми сайтыннан алып тутырырга була. Гаризалар 13 октябрьгә кадәр генә кабул ителә! Конкурс турында тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге  телефон номеры буенча шалтыратып белешә аласыз: +7 (843) 293-16-32.     

АНКЕТА-ЗАЯВКА

   6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев