Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан урамнары буйлап Россиядә беренче булган велорикша - китап сату арбасы йөриячәк

Бүгенге көннән Казан урамнары буйлап гадәти булмаган китап сатучы йөриячәк

“Книгорикша”, ягъни “китап арбасы” проектын Татарстан китап нәшрияты Пушкинның туган көне һәм Рус теле көнендә башлап җибәрде.

Аның башлангычы Лядский бакчасында булды. Велосатучы киштәсендә төрле китапларны күрергә була. “Татар-информ” корреспондентына нәшриятның коммерция директоры Илдар Хөснетдинов сөйләвенчә, балалар өчен, тарих, матур әдәбият, татар милли ризыклары, татар классиклары һәм башка төр басмаларга ихтыяҗ зур.

“Әлеге идея ел ярым элек туды. Безнең генераль директор Илдар Сәгъдәтшин велорикша һәм китаплар белән бәйле проект эшләргә тәкъдим итте. Шулай итеп, безнең "велобук", ягъни “велокитап” барлыкка килде.

Россиядә рикша, ягъни арба белән эшләү күптән таралган ысул. Сочида, мәсәлән, велосипедларда туристлар өчен су, ашамлык сатып йөриләр. Күптән түгел без Кызыл мәйданда китап ярминкәсендә булып кайттык. Оештыручылар кайсы төбәкләрдә нинди проектлар булуы белән кызыксынды. Без "велобук" турында, ягъни парк һәм скверларда китап сату турында сөйләдек. Барысы да гаҗәпкә калды – Россиядә бүгенге көндә "велобук"лар бөтенләй юк”, – дип уртаклашты Илдар Хөснетдинов.

Шулай итеп, хәзер китап үзе сатып алучыга килә. “Китап-фест”тан соң велорикша шәһәр үзәгенә, Бауман һәм Кремль урамнарына юнәләчәк. Ә инде салкынайткач, кышын ул сәүдә үзәкләрендә китап сатып йөриячәк. 

"Татар-Информ" МА

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев