Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысында кышны озаттылар Видео

18 февраль көнне Татарстанның төрле районнарында "Май чабу" бәйрәмнәре гөрләп үтте. Бу бәйрәмнән Балык Бистәсе районы Казаклар-Чаллысы авылы да читтә калмады.

Иртән-иртүк авылга бәйрәм рухы керде. Авылыбызның җыручы сандугачлары Андреева Анна белән Шапиева Галина түтиләр, гармунчыбыз Иванов Питер дәдәй, бистәрләр белән бизәп җигелгән Петров Иван дәдәйнең атына утырып, авыл көен суза-суза, урамнар әйләнделәр.

Ат авылны әйләнеп чыкканчы, клуб янына халык та агыла башлады. Ел саен тәмле коймаклары белән сыйлаучы Романова Татьяна түти быел да бөтен кунакны табадан төшкән коймак белән каршы алды.

Салкын урамда туңмаслык итеп, мәдәният йорты хезмәткәрләре Сергей Новиков, Валентина Ефимова күңелле бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Табагачка таба эләктереп узыш, утын кисеш, чаңгыда ярыш, себеркене ераклыкка ату кебек уеннарны халык аеруча да яратты.

Бәйрәм ахырына җиткәч, бөтен игътибар Май чабуның иң төп героинясы булган карачкыга күчте. Безнең авылда бик матур традиция бар. Карачкыга ут төртер алдыннан, һәрбер кеше: олысы да, кечесе дә, кәгазь битенә үз теләкләрен яза да, чынга ашсын дип, карачкы янган учакка ата. Мин дә, үземә, авылыма, туганнарыма саулык, еллар иминлеге сорап, запискамны учакка аттым. Карачкыны ялкын биләп алгач, бөтен җыелган халык аның тирәли әйләнеп, авыл көен җырлады. Шулай итеп, Казаклар Чаллысы Кышбикәне ерак Себергә озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Казаклар Чаллысында кышны озаттылар  Видео

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев