Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайсыгызның күңеле киң?

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елның беренче январенннан ялгыз өлкәннәрне гаиләгә алып тәрбияләү буенча өр-яңа пилот проектын тормышка ашыра башлый. Министрлар кабинетының бу хактагы карары агымдагы елның 31 августында кабул ителде. Яңалык нинди дә булса сәбәпләр аркасында мөстәкыйль рәвештә үз-үзләрен карый алмаучы "өченче буын" вәкилләренең тормыш...

Әлеге проект, иң элек, интернат-йортларда яшәүче яки әлеге учреждениеләргә урнашу өчен чиратта торучы гражданнарны гаиләгә урнаштыруны хәл итәргә тиеш. Пилот проекты нигезендә гаиләгә тәрбиягә бирелүче гражданнарның яше хатын-кызлар өчен 55, ир-атлар өчен 60 яшьтән югары булу, аларның республикадагы дәүләт социалә хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тәрбияләнүе шарт. Шулай ук, үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә югалу сәбәпле, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, үз йомышларын үти алмаган, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган ялгыз яки берүзе яшәүчеләр дә тәрбиягә бирелә ала. Алар инвалид булырга яки булмаска да мөмкин.

Өлкәннәрне үзләренә алырга теләүчеләргә дә аерым таләпләр куела. Ир-атлар да, хатын-кызлар да хезмәт яшендә булырга тиеш. Шулай ук Татарстан Республикасында яшәүләре, гаиләгә алынучыга туган булмаулары шарт.

Тәрбиягә алынган өлкән кеше өчен айлык түләү суммасы, шартлары буенча материалны киләсе саннан укырсыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев