Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качману бәйрәменә иманнар һәм җырулар

Ходайның Чумылу көне (Качману) Качману 19 январьда Нардугандагы чыр-чу килеп күңел ачуларны туктата һәм Туым бәйрәменең изгелекле көннәрен тәмамлый. "Ходайның халыкка өндә күренү көне - җазык җолыу көне", - ди аны халык һәм борынгыдан килгән түбәндәге мәсәлне искә төшереп сөйли. Халык ышануы буенча, элекке заманнардан ук бу көндә олы кодрәт...

Ходайның Чумылу көне (Качману)

Качману 19 январьда Нардугандагы чыр-чу килеп күңел ачуларны туктата һәм Туым бәйрәменең изгелекле көннәрен тәмамлый. "Ходайның халыкка өндә күренү көне - җазык җолыу көне", - ди аны халык һәм борынгыдан килгән түбәндәге мәсәлне искә төшереп сөйли. Халык ышануы буенча, элекке заманнардан ук бу көндә олы кодрәт кылынып килә: Иордан өстендә күк капусы ачыла, һәм аннан
Иисус Христос үзе Иордан елгасы суына кач (хач) билгесе сала, шулай итеп ул суны аруландыра, шуннан соң су изге була. Бу кодрәт турында Качману җыруларында җырланган. Бу җыруларда буш кырда яшәүче аскет, пәйгамбәр, Чумылдыручы Иоанның Иисус Христос киләсен алдан ук белеп, әйтеп биргәне турында сөйләнә. Башка җырулар исә Иисус Христосны данлауга багышланган.

Тропарь: 1-нче кoй

Эй Ходай, Син Iорданъ сыуында чумылган чагында, без табына торган Алланын Oчлoлoгo беленгян, Ата ауазы белян Сине сoйoклo Улы диб белдерткян, Святый Тын кюгярчен ряyешле булып инеyе белян шул сюзне тагы беркеткян, эй Христосъ Алла, кюренеб дoньяне жактыртыучы, шoкoр Сиnа.

Кондакъ: 4-нче кoй

Эй Ходай, Син бoгoн дoньягя кюренеб, безгя жактынны жактырткан, Сине аннаб данныйбыз, Син жакынына бара алмаслык жакты, килеб күренгән диб.

Зурлау

Эй тере итеyче Христосъ, бoгoн безнен oчoн Iорданъ сыуында Iоаннан чумылдырылганынны зурлыйбыз. Христос керде Иорданга

Г.Макаров музыкасы һәм сүзләре

Христос керде Иорданга

Изге суда чумылырга.
Күчтә очкан Тын беленде,
Күгәрчен кеүек күренде.
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!

Эй әдәмнәр, күз сөртегез,
Караңгы төннән үттегез.
Бар моң-кайгылар тукталды,
Сөенечле көн башланды.
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!

Кем тора, дип, су өстендә,
Күтәрегез күзегезне,
Христос дөнҗәне Тотучы,
Кешеләрне коткаручы!
Без данныйбыз Сине, Җолучы,
Җумарт бул безгә, Коткаручы!


Геннадий Макаровның "Керәшен
мәдәнияте" китабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев