Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иванайда чишмә аруландырдылар - видео

Авылда яңа качману урыны ачылды

19 январь көнне Балык Бистәсе районы Иванай авылында яңа Качману урынын һәм чишмәне аруландырдылар. Бу эшне керәшеннәрнең духовная миссиясесе җитәкчесе, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов һәм Керәшен Казысындагы Живоначальная Троица чиркәве настоятеле иерей Геннадий Сизов башкарды.

“Элегрәк бәйрәм ел саен елга буенда уза иде. Елганың төбе сазлы, өстәвенә бобрлар да бөя ясадылар. Шуннан яңа җирдә купель төзергә дигән фикергә килдек. Купельны изге чишмә аккан җирдә ясарга кушалар. Авылыбызда чишмәләр бар. Аларның берсе авыл уртасында тау итәгендә урнашкан. Шул чишмәне карадык та, 2019 елда эшкә тотындык”, - дип сөйләде Зәйдән шәхси эшмәкәр Николай Токранов.

Шул вакыт эчендә тирә-юньне артык агачлардан чистартканнар, чишмә буендагы елганың агу юлын үзгәрткәннәр, купель өчен махсус бина төзегәннәр. Бинаның түбәсендә купол һәм кач урнаштырылган. Әлеге куполны Иванай авылыннан Николай Баширов эшләгән.

Останың эше

Яңа коену урыны чиркәүдән ерак түгел. Әмма чиркәүдән чишмәгә таба текә таудан төшәргә кирәк. Киләчәктә бу проблеманы да чишәргә телиләр. Моның өчен текә тауны ишәчәкләр. Бу турыда чиркәүнең приход советы председателе вазифасын башкаручы Николай Баширов сөйләде. Ул, шулай ук, чиркәүнең төзелеш эшләре белән дә таныштырып китте. Авылда чиркәү 2015 елда төзелә башлый. “Беренче елны фундаментын салдык. Икенче елны стеналарын күтәрдек. Өченче елында түбәсен яптык, куполлар урнаштырдык. Храмның эче генә эшләнелмәгән”, - дип сөйләде ул. Моңа кадәр чиркәүнең төзелеш эшләрен авылдашлары Казан шәһәренең "Дизайнстройцентр" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры булган мәрхүм Александр Баширов алып барган. 2020 елда Александр Баширов арабыздан китте. Шул сәбәпле, чиркәү төзү эшләре дә туктатылып торды. Быел бер меценат чиркәүне төзеп бетерергә ризалык белдергән. Николай Баширов сүзләренчә, әлеге кешенең ярдәме белән төзелеш эшләре яз көне дәвам ителәчәк.

Качману башланыр алдыннан чиркәүдә келәү укыдылар. Службадан соң чиркәү янына аруландырылган су алырга дип җыелышкан халык, суга керергә җыенган кешеләр, келәү укучы священниклар, хатын-кызлар качману урынына төштеләр. Чишмәне Изге благоверный кенәз Александр Невский исеменә аруландырдылар. Бу карарны Иванай халкы хуплап чыкты. Чишмә аруландырылгач, һәркем савытларына су тутырды, уннан артык кеше изге суда коенды.

Чәй эчәргә самавырлары да кайнап тора иде

“Качмануда алган су тәннәрне тазарта, савыктыра. Бу суны күз тиюләрдән кулланабыз, өйләрне аруландырабыз. Чишмәбезне шулай олылап, Качману урынын ясаганнары өчен, зур рәхмәтебезне белдерәбез. Быел без икенче төрле рухта. Күтеренке күңел белән өйләребезгә кайтабыз”, - дип сөйләде Иванайдан Раиса Егорова.

Фото: Сергей Новиков фотолары, Николай Трофимов фотоларына скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев