Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ирина Садикова: "Кавказ якларыннан шифа алып кайттык"

Иптәшем хәрби хезмәткәр - офицер булганлыктан, бик күп еллар юлда йөрергә туры килде. Унбиш ел Украинада, ун ел Йошкар-Олада хезмәт иттек. Ел саен акча жыеп, туган йортларга кайта идек. Пенсиягә чыгып, авылга төпләнгәч дөнья мәшәкатьләре, бакча эшенә чумдык. Хуҗалык, төзелешләр белән күп еллар беркая да барырга туры килмәде.

Быел уйлаштык та. картага бармак белән төртеп, Интернет аша Пятигорск шәһәренә путевкаларга заказ бирдек. Күп тә үтмәде, чакыру кәгазе килеп төште. Документларны жыеп юлга кузгалдык.

Авылдан чыгып киткәндә кышнын 32 градуслы иң салкын көннәре иде. Башкалабыз Казан заманча матур йортлары белән каршы алды. Эчкэ жылы йөгергәндәй булды. Киров- Кисловодск поездына утырып, сәяхәткә кузгалдык. Юлдашларыбыз да яхшы кешеләр туры килде. Яшь кенэ хатын кызы белән ял йортына баруы икән. Шул бәләкәй кызга юанып, уеннар уйнап, шигырьләр сөйләп әйбәт кенә бардык. Поезд чаба да чаба. Уйларга чумып, җылы якка барабыз... Менә кар да бетте. Кырда көтүләр күренә башлады, авыл кешеләренең бакча казыганнары да артта калды. Ниләр генә күрмисең икән юлда йөргәндә. Шулай да Советлар Союзы чорындагы вакытлар искә төшә. Станциягә туктый идек. "Пирожки, картошка молодая, молосоленые огурцы" дип кычкырып йөрүче түтиләр сагындыра. Газета-журналлар сатып ала идек тә, рәхәтләнеп укып, ашап-эчеп бара идек. Дөрес, хәзер поезд вагоннары чиста, пөхтә, проводниклар елмаеп каршы ала.

Шулай итеп, Пятигорск шәһәренә килеп төштек. Монда тауларга күтәрелеп карасаң, башың әйләнә. Алар томан арасыннан матур гына елмаеп безне каршыладылар кебек.

Бик яхшы итеп ял иттек. Персоналлар безнең янда йөгереп йөри кебек. Сәламәтлекне ныгыту өчен дә бар мөмкинлекләр тудырылган. Файдалы сулар эчәсең килсә дә, Пятигорскка бар икән. Әлеге сулар бер чакрым биеклектәге Машук тавыннан агып чыга. Шунда ук файдалы сазлы Тамбукан күле җәелеп ята. Сулар һавасы да гел икенче төрле. Машук тавы битендә урнашкан ял йортында яшәдек. Март аеның башы гына булуга карамастан, монда инде беренче чәчкәләр чыккан, ямь-яшел чирәм, иртән кошлар сайравына уянасын да тауларга карап, рәхәтлек аласың.

Кавказның бөтен матурлыкларын күреп бетергәч, өйгә кайтасы килә башлады. Казаныбызга юл тоттык. Башкалабыз зур калынлыктагы кар көртләре белән каршылады. Татарча сүзләр ишеткәч, эчкә җылы керде. Җылы якта ял итү - төш күргән кебек кенә.


Авылга кайтып, мунчалар кергәч "Монда икән безнең татлы, йомшак бишегебез" дип әйтәсе килде.

Ирина Садикова,

Түбән Кама районы, Олы Аты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев