Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ипотеканы рефинанслау кайчан мөмкин?

Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә

Әгәр инде кредит түли алмыйсыз икән, сез реструктуризацияләү турында банкка гариза яза аласыз. Сезгә түләүләр буенча индивидуаль график ясый алалар. Яки вакытлыча, кредитның процентларын гына калдырырга мөмкиннәр. Айлык түләү кими дигән сүз.

Ә рефинанслау ул иске кредитны каплау өчен яңа кредит алу. Рефинанслау ул инде коткару коралы кебек. Соңгы ике елда ипотека буенча ставка нык кимү белән бәйле рәвештә актуаль булып китте. 3-4 ел элек Казанда ипотека буенча уртача ставка 12-14 процент иде, ә декабрьдәге “кара сишәмбе”не хәтерләсәгез, бөтен кеше телевизор ала башлагач, ул вакытта ставка елына 18-20 процентка җиткән иде. Хәзер ставка 9 процентка кадәр кимеде. Әгәр ипотека 14 процентка алынган икән, әлегә срогы зур булмаса, 2-3 ел кына түлисез икән, рефинанслау ясауда мәгънә бар. Ягъни, башка банкка күчеп, сезгә иске кредитны каплау өчен түбәнрәк процентлы кредит бирергә мөмкиннәр. Мәсәлән, ипотека 15 елга ди, 14 процент ставка белән 15 шәр мең сум түләп баргансыз, ди. Хәзер башка банкка күчеп, 9 процентлы кредит алып, аена 15 түгел, 12 мең сум түләячәксез. Ай саен 3 мең экономия дигән сүз, шуңа күрә мөрәҗәгать итүдә мәгънә бар. Әгәр просрочкалар булмаса, эш урыны, керем күләме алмаштырылмаса, банк кире какмый. Ләкин рефинанслау түләүнең беренче биш елында гына отышлы.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Фото: Салават Камалетдинов

Мәгълүмат "Интертат" тан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев