Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс” – 2021 V төбәк чемпионатына Зәй кызы җүңү яулады

15-29 сентябрьдә Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» V төбәк чемпионаты уза

75 компетенция буенча ярышлар Казан, Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Болгар шәһәрләрендә урнашкан 33 мәйданчыкта үтә. Ярыш мәйданчыклары сыйфатында 33 һөнәри белем бирү оешмасы чыгыш ясый.
Ярышларда катнашучыларның яше - 14 яшьтән 65 яшькә кадәр. Алар өч категориядә чыгыш ясый: "Мәктәп укучылары”, “Студентлар”, “Белгечләр". Быел «Абилимпикс» төбәк чемпионатында 900дән артык кеше катнаша, аларның 280дән артыгы – «Мәктәп укучысы» һәм «Белгеч» категориясендә. Калган катнашучылар - республиканың колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары. Конкурс биремнәренең үтәлешен бәяләү өчен 600дән артык эксперт җәлеп ителгән. Аларның һәркайсы Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында эшли торган «Абилимпикс» экспертларны әзерләү төбәк үзәгендә махсус әзерлек узган. Техникум базасында шулай ук «Абилимпикс» волонтерлык үзәге дә бар, ул 350 «Абилимпикс» волонтерын әзерләүне тәэмин иткән, алар ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итә.
«Абилимпикс» хәрәкәтенең төп бурычы - уңышлы социальләштерү, һөнәри тормышка ашыру һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган гражданнарны эшкә урнаштыру, төбәк чемпионаты кысаларында үз һөнәри осталыкларын күрсәтү: пешекче, сылаучы- буяучы, зәркән эше, ландшафт дизайны, электромонтаж, фермерлык, флористика, визаж, карвинг, персонажлар дизайны, анимация, электропривод һәм автоматика, полимер материаллардан эшләнмәләр ясау һ. б.

Шунысы игътабарга лаек, чемпионатта Зәй кызы Надежда Агапова да катнаша. Ул Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумының икенче курсында укый. Бүген Надежда үзе укыган техникумда узган “Гончарные изделия” компетенциясендә катнашып, беренче урын алды. Шулай итеп, якташыбыз Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 16-18 ноябрьдә Мәскәүдә узачак сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VII илкүләм чемпионатта катнашу хокукына ия булды.

Чыганак

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/invalidlar-arasynda-nri-ostalyk-buencha-abilimpiks-2021-v-tbk-chempionatyna-zy-kyzy-yaulady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев