Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөсләчесе бар, гөсләсе юк - ВИДЕО

2 декабрь көнне Казан дәүләт консерваториясендә узган "Яңгыра, халык думбрасы" концертына Асадуллиннар гаиләсе Балтачтан килгән.

Яшь гөсләчеләр Рамазан белән Таңсылуны бу уникаль уен коралында уйнарга әниләре Айсылу өйрәтә. Айсылу Асадуллина - республикабызда гөсләче белгечлеге белән консерватория дипломы алып чыккан бердәнбер белгеч. Ул узган ел гына этномузыкачы Макаров классын бетереп, яшь белгеч булып Балтач районына кайткан.

Айсылуның гөсләчеләр традициясен яңартып җибәрергә теләге зур булса да, гөсләләр юклыгы юлына киртә булып яткан. Ул бүгенге көндә укытучысы Геннадий Макаров үз куллары белән ясап биргән гөсләдә уйный. Күпләрне өйрәтергә теләсә дә, гөсләләр юклыктан, теләге әлегә хыялда гына кала икән.

Шуңа күрә, Айсылу эшне үз балаларыннан башлаган. Рамазан инде өч ел уйный. "Музыка мәктәбенә йөрми, элеккеге кебек, бармагыннан тотып өйрәтәм," - ди әнисе. Гөсләдә уйнарга яратса да, хыялы я повар, я программист булуда Рамазанның. Ә Таңсылу әле балалар бакчасында, аның бармаклары әлегә кыллар тарту өчен ныгып җитмәгән. Шуңа күрә, ул әнисе белән абыйсы уйнаганга кушылып җырлый.

Асадуллиннарның, гаилә коллективы булып, беренче генә, чыгыш ясаулары түгел. Алар инде узган елгы "Туым жондызы" конкурсында да катнашып, дипломга лаек булганнар иде.

Яңа елга Асадуллиннар Кыш бабайга гөслә сорап "заказ" җибәргәннәр. Марий Эл республикасыннан гөсләләр ясап җибәрергә вәгъдә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Гөсләчесе бар, гөсләсе юк - ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев