Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөригә - 80. Сикәлтәле гомер юллары

15 июль көнне Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы булган карендәшебез үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен каршылый

 Әдәбиятның кешене тәрбияләүдәге роле чиксез зур. Язучы үз тирәлеген өйрәнә дә, кешеләрдге якты, уңай һәм шул ук вакытта тискәре сыйфатларны, мөнәсәбәтләрне дә чагылдырып, әсәрләр иҗат итә. Ахырдан шул ук роман-повестьлар, хикәяләр яңа буын тәрбияләүдә катнаша. Тормыш белән сәнгать арасында әнә шу дый өзлексез бәйләнеш яши.

Бу гомерлек җепне тудыручы, бай иҗаты булган, тирән фәлсәфи фикерле, шул ук вакытта җор телле керәшен халкының асыл улы Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим) бүген редакциябез кунагы.

Тәнем картайса да, күңелем мәңге яшь минем

- Григорий Васильевич, Сез бар тормышыгызны әдәбиятка багышлаган кеше. Гомер юлыгызда әчесе дә, төчесе дә булгандыр. Олы яшьтәге язучы буларак, дөньяга карашыгыз турында сөйләгез әле.

- Мин илебездәге җәмәгать тормышының гаять зур үзгәрешләр кичергән чорында яшәдем. Дәһшәтле Ватан сугышының яшьтәше дә - 1941 елның 15 июлендә Лениногорск районы (элекке Шөгер) Федотовка авылында туганмын. Мәһшәр башлануга әле бер ай вакыт та үтмәгән булган. Ул вакытларны хәтерләмәсәм дә, үсә башлагач, әти-әнинең тормышын, кичергән хәсрәтләрен белгәннән соң, ул чорның бик катлаулы вакыт булганын аңладым. Беренчедән, мин әти сугышка китеп, өч көн үткәч туганмын. Аны сугышка алу әнигә һәм аның карнындагы баласына - миңа нык тәэсир ясаган. Безнең керәшен авылында армиягә, сугышка киткән егетләрне, ирләрне туганнары, хатыннары бергәләшеп җырлый-җырлый һәм елый-елый басу капкасына хәтле озаталар иде. Басу капкасын мин әле хәзер дә хәтерлим - тактадан эшләнгән бик матур зур арка иде ул. Әни әтине озата бармаган. Чөнки бүген-иртәгә мин туарга торганмын. Юлда барганда бәбили башлаудан курыккан ул. Аллага шөкер, әтиебез сугыштан кайтты, мин аны 1946 елны беренче мәртәбә күрдем...

Ул вакытлардагы тормышның никадәр авыр булганы турында хәзер күз алдына да китереп булмый. Бу хәл турында әни миңа елый-елый сөйләде. Искә төшергән саен, үземнең күзләрем дә юешләнә. "Мин синең якты дөньяга тере тумавыңны көне-төне теләдем. Ул вакыттагы авырлыкларны, җәзаларны син күрми калсаң, мин бәхетлерәк булырмын шикелле иде", - дип үкседе әни. Бер яктан карасаң, ананың мондый уйлары башка сыймаслык хәл. Икенче яктан фәлсәфи караганда, дөрескә дә туры килә. Баласын коточкыч зур авырлыклардан коткарам дип, ярсыган бит ана йөрәге...

Ир-егетләрне барысын да сугышка алып бетергәч, авылдагы карт-корыларны, безнең әниләрне басуда эшләткәннәр. Август-сентябрьләрдә урак башлангач, әни мине бала арбасына салып, кырга алып бара торган булган. Шул вакытта ук мин тиктормас булганмын. Арбадан егылып төшеп, камыллар арасыннан үрмәләп китеп, югалганмын. Арбалар янына төшке ашка килгән әнием, балалар арасында минем булмаганны күрә. Авылга кайтып, барысын чакырып китереп, басу буйлап мине эзләгәннәр. Урылмаган басуның бер почмагыннан табып алганнар. Йоклап киткән булганмын. Дүртаяклап барганда ашлык камылы корсагымны тырмап, канатып бетергән булган.

Икенчедән, мәңге күңелдә уелып калган мәктәп еллары. Безнең Федотовкада унъелллык мәктәп иде. Ул вакытта Шөгер районында урта белем бирүче ике генә татар мәктәбе булган. Берсе район үзәгендә, икенчесе - бездә. Тирә-яктагы бөтен атаклы татар авылларыннан яшьләр безгә, керәшен авылына килеп белем алалар иде. Безнең авылның сөйләшүе борынгы төрки телгә нык якын. Анда гарәп-фарсы сүзләре юк. Укучы балалар бездә шулкадәр чиста, матур сөйләшергә өйрәнеп китеп, соңыннан башка җирләрдә дә шулай тәмле итеп сөйләшкәннәр.

Ул елларда мәктәп коммунистик идеологияләр белән укыта иде. Ләкин авыл карчыкларында революциягә кадәрге кириллица белән бастырылган дини китаплар күп иде. Алар аны беркемгә күрсәтми, төнлә бергә җыелышып кына укыйлар иде. 50-60 елларга хәтле безнең авылда керәшен киемнәре киеп йөрделәр. Аннан соң гына колхоз җитәкчеләре, комунистлар бу киемнәрне киюне тыя башладылар. Ул вакытта болар зур вакыйга булып истә калмаган, аларның асылына хәзер генә төшенәм. Гади, ләкин тирән фәлсәфи шигъри телдә һәм керәшен халкы мөхитендә тәрбияләнеп үсү, мине язучы итте.

- Ә Григорий Родионов ничек Гәрәй Рәхимгә әверелде? Бу Сездә һәм туганнарыгызда каршылык тудырмадымы?

- Шигырьләр яза башлагач, беренчеләрен мин район газетасында Григорий Родионов исеме астында бастырдым. Бервакытны Татарстан Язучылар союзы Лениногрск районына яшь язучыларның республика киңәшмәсен үткәрде. Берничә төркем яшь каләм тибрәтүчеләргә өлкән язучылар бәя бирделәр. Минем төркем Хәсән Туфан белән Сибгать Хәким җитәкчелегенә туры килде. Шунда Хәсән ага Туфан мине чакырып алып киңәш бирде:

- Шигырьләрең яхшы, алга таба да басылырсың, китабың да чыгар. Шул китабың тышына Григоий Родионов дип язсаң, татар укучысы синең шигырьләрне русчадан тәрҗемә дип аңлар. Тәрҗемә белән син зур әдәбияткә кереп китә алмаячаксың. Үзенә һәркем аңлый торган псевдоним уйлап тап. Шул вакытта гына безнең әдәбият кешесе булырсың, - диде ул.

Бу сүзләр ачуымны китерсә дә, уйлана торгач, бу фикернең дөрес икәненә ышандым. Шулай итеп Гәрәй Рәхим барлыкка килде. Ләкин мин беркайчан да паспорттагы исемне алыштырмадым. Бары тик псевдоним гына алдым. Хәзерге акылым булса, "Гөр-гөри" дип кенә куйган булыр идем. Яшьлек белән китте шул...

Бу хәлләрдән соң, "Григорий Родионов татарга сатылган, исламга күчкән", дигән сүзләр күп йөрде. Керәшен халкы алдында минем бернинди дә гаебем юк. Бөтен рухым, әти-әни биргән исемем белән мин керәшен. Дәүләт Советында эшләгәндә, халык санын алган вакытларда, бер төркем керәшен галимнәре Мәскәүгә "безне татар дип языгыз" дигән хатка имзаларын куеп җибәрделәр. Миңа да аларга кушылырга тәкъдим ясадылар. Эштән куып җибәрү куркынычы булса да, мин аларга иярмәдем. Бу хәлләрдән соң, авылга, мине "сатлык", дигән кешеләр янына кайтып килдем. Халык санын алу кәгазьләрен күрдем - безнең зур гына авылдан бары тик 15 кеше үзен керәшен, дип яздырган, калганнар - татар. Шулар мине "сатлык" дип йөртәләр...

Авыл турындагы әсәрләремне авылдашлар укымый

- Һәрбер кеше тамырлары белән яши. Язучылар да туган туфракларыннан илһам алып иҗат итә. Сезне бүгенге көндә авылыгыз белән нәрсә бәйли?

- Туган авылым белән мине, беренче чиратта, узган гомерем бәйли. Аннан соң, табигать. Инде авыл үзгәрде, күп кенә кешеләрен дә танымыйм. Элек Федотовкада кое да юк иде, бары тик чишмә сулары эчкәннәр. Хәзер авылга бары тик табигатькә кайтам. Кешеләре белән туганнарча аралаша да алмыйм. Мәктәпкә кереп чыгам. Чишмә буйлары, таулар, урманнар нәкъ үсмер чактагы шикелле. Алар күңелемә шундый якын, әле һаман да миңа илһам бирәләр. Авылым турында әсәрләрем күп, ләкин аларны авылашлар укымыйлар. Аннан соң, алар "Григорий безгә ярдәм итми", диләр. Мин авылыма һәм авылдашларга бары тик рухи яктан гына ярдәм итә алам. Матди ярдәмгә килсәк, үзем дә тыйнак кына яшим. Мәктәпнең череп бетеп, яңгыр кертеп утыручы түбәсен мин яптырырга тиеш дип саныйлар. Авылның, мәктәпнең җитәкчеләре эшлисе эшләрне миңа аударып калдыралар. Мәктәпне саклап калу турында уйламаган кешеләр, миннән түбә яптыруны сорыйлар. Мәктәпне япсалар аны ремонтлау, түбә ябу мәсьәләләре бетәр иде дип уйламыйлардыр бит инде алар!..

- Авылдашларыгызга бу сүзләр өчен рәнҗемисезме?

- Юк, беркайчан да. Чөнки, андый сүзләрне таратып йөрүчеләрне мин бары кызганам гына. Алар ялгышалар бит. Авыл халкына бер генә үчем дә юк. Миңа каршы көрәшүчеләр, мәктәпне яптыру ягында йөриләрдер, дип уйлыйм.

- Алга таба керәшеннәр белән бәйле планнарыгыз юкмы?

- Керәшеннәр турында ике повесть яздым. Беренчесе - "Көннәр язга авышкач". Анда күп кенә бүлекләр керәшен халкына багышланган. "Керәшен дәмәкләре" әсәре безнең авыл кешеләре турында. Шигырьләремдә дә бу теманы күп якырттым. Киләчәктә бик зур хыялым бар. Авылның, мәктәпнең, нәселемнең тарихын, биографиямне күрсәткән зур тарихи-әдәби әсәр язасым килә. Хәзер инде яшем дә бар. Менә аны язып бирә алырга өлгерсәм, бик яхшы булыр иде.

Җәмгыять халыкны китаптан биздерде

- Бүгенге көндә татар әдәбияты юк дигән фикер бар. Сез моның белән килешәсезме?

- Татар әдәбиятын юк дип әйтүчеләрнең үзләренең фикерләре юк. Чөнки алар татар әдәбиятының тарихын белмиләр. Безнең меңъеллык язма әдәбиятыбыз гына бар. Россиядә төрки әдәбиятлар арасында иң өлкәне, көчлесе милли татар әдәбияты. Ул бүген дә яши. Бигрәк тә поэзия көчле.

Җәмгыять Совет чорында коммунистик идеологияләрне чагылдырып язылган әсәрләргә күп итеп акча бүлеп бирә иде. Ләкин минем партия турында гына язасым килми иде, мәхәббәтнең тирәнлеге, табигатьнең матурлыгын, туган җир, фәлсәфәне күтәреп чыгасым килә иде. Шул вакытта бу хисләрне без эзоп теле белән яза идек. Шигырьне тыштан укыганда партия бер сүз әйтми. Ләкин аның һәрбер юлы эчендә тирән мәгънә ята иде. Менә шуның белән алдырдык без. Хәзер идеология юк. Аннан соң, язамы, язмыймы, бер тиенгә ярамаган китапларны, шагыйрь дип аталган кешеләр үзләре акча түләп чыгаралар. Шулкадәр күп китап халыкка таратыла. Элек бары тик иң яхшы әсәрләр генә дөньяга чыга иде. Халык укый иде... Бу бер сәбәп. Икенчесе - җәмгыять тә халыкны китаптан биздерде. Аларга хәзер акча гына кирәк. Китап укыган өчен акча түләмиләр. Шуның өчен әдәбият бик нык саекты. Ләкин, чын мәгънәсендә татар әдәбияты яшәвен дәвам итә һәм озак яшәячәк әле.

- Иҗади нәтиҗәләрегез турында да әйтеп китсәгез иде.

- Минем утыздан артык китабым бар. Беренче "Вәгъдә" китабым 1967 елда чыкты. Чын язучының әсәре, китабы, аның фәлсәфәсе халыкныкыннан аз гына өстен булырга тиеш. Язучының әдәбияттагы төп максаты - халыкның гомум фикерләү дәрәҗәсен аз-маз күтәрә белү. Китапларны да шул максат белән язам. Беренчесен кулга алгач, үземә, ел саен бер китап бастырырга, дип ант иттем. Аның өчен күп итеп эшләргә кирәк. Олыгая башлагач кына җитешә алмый башладым. Хәзер китап бастыру бик катлаулы, финанс яклары авыр. Соңгы 5 томлы сайланма әсәрләрем Татарстан Президенты ярдәме белән чыкты. Юбилеема тагын бер китап әзерлим.

Минем бүгенгесе көндә дә шигырьләремнең дәрәҗәсен төшергәнем юк. Беләм, аларны Президент та, министрлар да, начальниклар да, бизнесменнар да, гади халык та укымый. Мин хәзер рухымны канәгатьләндерү өчен язам. Шигырем үземә ошый икән, аны бастырасым килә. Элеккеге гадәт буенча, әле һаман да матбугатта чыккан әсәрләремне уку шулкадәрле рәхәтлек бирә. Беренче китабым чыккач, аны бер-ике ай буе мендәр астында тоттым. Уянып киткән саен, ут кабызып укый идем.

- Каләм тибрәтүче яшь талантларга нинди киңәшләрегез бар?

- Әгәр дә үзегездә Ходай биргән сәләтне сизәсез икән, талантыгыз бар икән, аны сез юк-бар сөйләүгә сарыф итмәгез. Бары тик туган җиреңне, туган халкыңны, аның гореф-гадәтләрен, музыкасын, кием-салымнарын, яшәү рәвешен, Ходай исемен саклаган күк, сакларга тырышыгыз. Аларга мактау җырлагыз, җитешмәгән җирләргә тәнкыйть итегез. Ләкин тәнкыйть иткән вакытта, әсәрләрегездә киңәш тә, акыл да бирегез. Хурлап кына утырып алга китеп булмый ул.

Керәшеннәргә язучылар берлегенә керергә авыр

- Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлегендә биш керәшен язучысы бар. Өметлеме алар?

- Мин Луиза (Шарова) Янсуарның иҗади уңышларын аеруча билгеләп китәр идем. Ул бик таланталы кыз. Аның гомуми фәлсәфәле шигырьләре белән бергә эчке рухында керәшенлек ята. Зинаида Захарова да ышанычлы, керәшен җанлы. Шуны аңларга кирәк, "мин керәшен" дип кенә язып булмый бит ул. Мин дә алай дип язмадым. Барысы турында да язарга кирәк. Лениногорск ягыннан Людмила Аланлы да язучылар берлегендә. Аның шигъриятендә керәшенлек артык чагылмаса да, композитор һәм башкаручы булуы керәшен халкын, үзен нык күтәрә. Керәшен күлмәкләре белән телевидениедә чыгышлар ясавы да яхшы күренеш. Аннан соңрак, шәһәрдән Ринат Архипов (Мәннан) килде. Без якташлар. Мин аның әтисен дә белә идем. Көчле педагог, табиб иде ул. Шигырьләрне буш вакыттында гына яза иде. Ринат рус һәм татар мөхитендә яшәде. Соңгы елларда керәшенлекне аңлап алып, уңай һәм уңышлы якка таба баруы.

Татарстан Язучылар берлегенә керү бик авыр. Керәшеннәргә бигрәк тә. Зинаида белән Людмиланы шушында кертү өчен шактый гына эш башкардым. Каршылыклары да күп булды. Идарә утырышларында, бу уңайдан, кайнар чыгышлар да ясый идем.

Әдәбиятта керәшенлек мәсьәләсендә гаепле кешеләр күбрәк керәшеннәр үзләре. Безнең егерменче елларда ук инде керәшен шагыйрьләребез булган, китапларыбыз чыккан. Аларның берсе дә татар әдәбиятының бер генә мәкаләсендә дә юк. Без шушы китапларны эзләп табып, яңадан бастырып чыгармасак, алар турында мәкаләләр язып, аларны әдәбиятка кертеп җибәрмәсәк, бу эшләрне кем башкарсын? Моның өчен халыкның битараф, бизнесменнарның пассив булмаулары, әйдәп баручыларның зур ихтыяр көче кирәк. Бу турыда да онытмасак иде.

Шәхсән үземә килгәндә, әдәбиятта да, тормышта да тәнем картайса да, күңелем мәңге яшь минем. Тәңремә рәхмәт, сикәлтәле юлларым дәвам итә әле.

- Ел саен Питрау бәйрәмендә Мамадыш районының Җөри авылында бөтен керәшен халкының горурлыгы булып Питрау җыены үткәрелә. Бу бәйрәмдә Сез еш катнашасыз, быел да катнаштыгыз. Җөри Питравы турында тәэсирләрегез нинди?

- Җөри авылында үткәрелә торган төнге җыен Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең уникаль бәйрәме ул. Бу бәйрәм турында озак уйланганнан һәм горурланганнан соң, миндә ерак тарихлар белән бәйләнгән шигырь юллары туды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев