Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия түти “Туганайлар”сыз яши алмый

"ТАТМЕДИА" Акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгында да газета-журналларга язылу чорында "Язылучыга Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Төп бүләк - Apple iPad Air 64 Gb (бер кешегә - 30000 сумлык), өстәмә бүләк - Samsung фотоаппараты (өч кешегә - 4990шар сумлык) һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә кызыксындыру бүләкләре (500әр сумлык) бирү...

"ТАТМЕДИА" Акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгында да газета-журналларга язылу чорында "Язылучыга Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Төп бүләк - Apple iPad Air 64 Gb (бер кешегә - 30000 сумлык), өстәмә бүләк - Samsung фотоаппараты (өч кешегә - 4990шар сумлык) һәм канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә кызыксындыру бүләкләре (500әр сумлык) бирү каралган иде.

Бәйгенең шарты буенча, язылучылар башкаларга караганда тизрәк арада "ТАТМЕДИА" Акционерлык җәмгыятенең кимендә өч газетасы яки журналына (ул 91 газет, 21 журнал бастыра) язылырга тиешләр иде. Шунысы игътибарга лаек, алдагы бәйгегә караганда, монысында ике мәртәбә күбрәк кеше катнашты. Абонементлар Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә килде. Бәйгенең даими катнашучы зур төркеме билгеләнде.

Нәтиҗәләр буенча төп приз- Ipadка Актаныш районы Байсар авылыннан Фәрит Ярмиев (әбүнә бәясе - 5449,58 сум) лаек булды. Цифралы фотоаппаратлар исә Азнакайдан Миләүшә Шәйхулова (4127,84) белән Илдус Гыйләҗев (3114), Чиләбе өлкәсеннән Нәркис Салиховка (2890,74), 50 язылучыга канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Бүләкләнүчеләр арасында Зәй районы Түбән Биш авылыннан 42 ел мәктәптә татар теле укыткан мәгариф һәм тыл ветераны Евдокия Кудряшова да бар. Аңа - 83 яшь. Бәйгедә катнашкан иң өлкән әбүнәчеләрнең берсе ул. Евдокия Павловна "Туганайлар", "Ватаным Татарстан", "Зәй офыклары", "Ашыгыч ярдәм" газеталары, "Чаян", Сәхнә" журналлары алдыра. Моңа кадәр "Акчарлак" газетасын алдырып килгән. "Әлеге басмада оныгым юрист Эльвира Хәмидуллинаның язмалары урын ала", - ди ветеран. Евдокия Павловна республика, район газеталарының үткәнен, аларның ничек аталуын яхшы хәтерли. "Туганайлар" газетасы чыга башлаган көннән, аны төпләп, җыеп бара.

- Ничек инде республика, район сулышын тоймый яшисең, басма сүз - йортка тәрәзә. Газета-журналсыз яши алмыйм, алар мине гомерем буе озата бара, - ди Евдокия түти.

Евдокия белән Куприян (мәрхүм инде) Кудряшовлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Төп нигезгә кайткан балалары, оныклары да (алар 10) газета-журнал укып китәләр икән. Евдокия Павловнаны авылда "аяклы энциклопедия" дип йөртәләр.

- Җирлеккә караган авылларның үткәнен, кешеләрен аннан да яхшы белүче юк, һәрнәрсәдән мәгълүматлы, киңәшкә аңа киләбез, - ди
җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.

Евдокия Павловнаның алга таба да шулай күп басмалар алдырырга исәбе: "Башкаларны да бәйгедә катнашырга чакырам, мәгълүматлы да, "ТАТМЕДИА"дан бүләкле дә буласыз", - ди ул.

Рәзимә КАШАПОВА,
Зәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев