Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Экспо-Кама” күргәзмәләр үзәгендә “Керәшен көне”

Чаллы шәһәренең "Экспо-Кама" үзәгендә 8-13 октябрь көннәрендә православ күргәзмә-ярминкә уза.

Ярминкәдә Изге Троица Александр-Невский Лаврасының 300-еллыгы уңаеннан, күп экспонатлар: Санкт-Петербургтан Александр Невский мощьлары, төньяк башкаланы саклаучы тәресе, чиркәү кирәк-яраклары, православ әдәбият, халык промыселы эшләнмәләре куелачак. Лаврада хезмәт итүчеләрдән бер төркем делегация килүе планлаштырыла. Мощьлар һәм иконалар янында һәр көнне службалар һәм акафистлар үткәреләчәк.

Быелгы күргәзмә-ярминкә башка елгыларыннан тагын нәрсәсе белән аерыла? Монда Идел буенда яшәүче православие динендәге башка халыкларга, шулар арасында, аеруча керәшеннәргә, игътибар зур булачак. Ярминкәгә килүчеләр өчен керәшен культурасын чагылдырган стендлар әзерләнә. 12 октябрь көне "Керәшен көне" буларак билгеләп үтеләсе. Бу көнне керәшен фольклор ансамбльләре (Чаллыдан - "Карендәшләр", Түбән Камадан - "Сүрәкә") чыгышлары булачак. 15 сәгатьтә керәшенчә молебень укыла. Аны Тукай районы Мәләкәс авылы чиркәве настоятеле отец Николай Храмов үткәрә. Күңелендә Ходайга карата сөюлек йөрткән керәшен җанлы карендәшләребезне ярминкәгә чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: православная выставка ЭкспоКама Керәшен көне православ ярминкә