Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дуслык форумнан башлана

4-6 октябрьләрдә "Волга" яшьләр үзәгендә "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" республика милләтара яшьләр форумы үзды.

Бу форумда Светлана Фадеева, Татьяна Ефремова, Алёна Харитонова, Алёна Сапожникова һәм керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова катнашты. Кызлар милләтара хезмәттәшлек һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән программа кысаларында оештырылган 4 мәйданда шөгыльләнеп, белемнәрен арттырды.

‒ "Толерантлык театры" мәйданында безнең тренерлар Юлия Шевелева и Мехти Ализаде булды. Алар сәхнәдә милләтара аралашуда иң актуаль һәм кискен темалар турында сөйләделәр. Форум бик ошады, күңелдә зур эмоцияләр калдырды, - диде Света Фадеева.

‒ Мин "Этно-социаль проектирование" юнәлешендә булдым. Мәскәүдән килгән зур кунак - федераль яһүд милли-мәдәни мохтариятенең генераль директоры - Евгения Михалева лекцияләр укыды. 4 командага бүлеп, милләтара хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар төзергә өйрәттеләр. Мин Казан дәүләт медицина университеты студенткасы белән бергә "Здоровья своими руками" дигән проект төзеп, кунаклар алдында аның презентациясен ясадык, ‒ ди Алёна Харитонова.

"Этножурналистика"да яшьләр белән Радик Амиров, "Россия для всех" порталының баш редакторы һәм "РИА Новости" журналисты Магомед Алиев, "Содружество" халыкара яшьләр оешмасы башкарма директоры Асия Исрафилова, Россия Кавказ халыклары конгрессы матбугат хезмәте җитәкчесе Эльдар Алиев массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара проблемаларны дөрес яктыртырту турында фикер алышты.

‒ "Күпмилләтле КВН лигасы" мәйданчыгында Михаил Марфин лекцияләрен тыңладык. Кешене кимсетмичә, милләтара темага шаярулар язып, редакторлар белән репетиция ясап, форумның соңгы көнендә делегатлар каршында чыгыш ясадык. Бик күп файдалы очрашулар булды,‒ дип сөйләде Алиса Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев