Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дуңгыз тиктормас һәм энергияле кешеләргә уңыш китерәчәк

Яңа 2019 елга аяк басабыз

Кытай календаре буенча ул  —  Җир яки Сары Дуңгыз  елы булачак.  Киләсе ел нинди булыр? Йолдызлар кемгә нәрсә  вәгъдә итә?

Астрологлар сүзләренә караганда, бу ел барлык йолдызнамә билгеләре өчен бик уңышлы булачак. Ел хуҗасы  – Сары, Җир Дуңгызы —  затлы, эчкерсез, кунакчыл булачак. Шулай да,  алдагы ел уңышлы барсын өчен  гадел, игелекле, ярдәмчел, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга кирәк дип, киңәш итә астрологлар.

Дуңгыз конфликтларга, агрессияләргә түзми. Ул бары тик уңай кәеф, чиста энергия, тынычлыкка омтылган кешеләргә генә  уңыш китерә.

Авыл хуҗалыгы, терлекчелек өлкәсендә хезмәт куючыларны  муллык белән бүләкләячәк. Бу өлкәләр өчен киләсе ел табышлы, уңышлы булачак. Дуңгыз шактый тиктормас, энергияле хайван. Шуңа күрә дә, сәяхәт итәргә, күченеп йөрергә, көнкүрешенә яңалыклар кертергә яратучылар аның күңеленә хуш киләчәк.

Дөньяны фәнни юнәлештә зур алга китеш көтә.  Үз тормышын фәнгә, уйлап табуларга, тикшеренү эшләренә багышлаган кешеләр тирә-юньдә, коллегалары арасында аерым хөрмәт табарлар.

Киләсе ел романтик мөнәсәбәтләр өчен бик уңышлы санала. Бу елда үз гаиләләрен коручыларның  гаилә җепләре гомерлеккә  бәйләнә, дип ышандыра астрология белгечләре.

Россия өчен 2019 —  Дуңгыз елы,  йолдызлар  күрсәткәнчә, илгә икътисади һәм сәяси өлкәдә югары үсеш алып киләчәк, тормыш дәрәҗәсен арттыруга китерәчәк. Россия яңа чор – рухи үсеш, чәчәк ату чоры башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев