Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт мәктәбендә соңгы кыңгырау авазы яңгырады (фото)

25 май бөтен Рәсәй буенча соңгы кыңгырау бәйрәмнәре гөрләп узды. Мамадыш районының Дүсмәт урта мәктәбендә дә берсеннән-берсе тырыш, уңган, акыллы алты кыз-егетләрне бүген кыңгырау дәрескә соңгы тапкыр дәште.

Бу - олы юлга аяк басарга әзерләнүче 11 класс укучылары өчен иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган гаҗәп матур да, тыңгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу укучыларның укытучылары белән хушлашу авазы. Бердәнбер, дулкынландыргыч һәм, шул ук вакытта, шатлыклы да бәйрәм.

Дүсмәт урта мәктәбе укучылары шигырьләр һәм җырлары аша укытучыларга, әти- әниләренә рәхмәт белдерде. Шулай ук, кызлар-егетләр тамашачыга шактый гына сюрпризлар да бүләк иттеләр.

Киләчәктә дөрес юллар сайлап, зур үрләр яуларга инандырдылар.

Уңышлы, бәхетле тормышлар, сезгә, кадерле укучыларыбыз!

Алина Васильева,

Мамадыш районы, Дүсмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев