Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чит балаларны яратсаң гына...

27 сентябрь – Тәрбияче һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләр көне

Бик сирәк кешеләр генә тәрбияче булып эшли аладыр ул. Һәр баланы – тынычын да, көйсез елагын да тигез дәрәҗәдә ярату өчен олы йөрәкле һәм бик тә сабыр булырга кирәк. Көне буе алар белән шөгыльләнү, нәрсәгәдер өйрәтү дә зур тырышлык таләп итә. Өстәвенә, бүгенге көндә кердитка баткан ата-ананың бар уе, максаты – акча эшләү. Эштән арып кайткач, тизрәк ял итү ягын карый, шуңа да аларның күпчелеге бакчага йөрүче баласын тәрбияләүне анда эшләүчеләргә ышанып тапшырган.

Светлана Закирова – чит кешеләр баласын үзенекеләрдәй якын күрүче, күңелендә һәр балага урын  булган тәҗрибәле тәрбиячеләрнең берсе. Ул бүгенге көндә Мөслим районының Ташлыяр авылындагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Светлана Николаевна – Сарман ягындагы Наратасты кызы. Мәктәптән соң, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган. Керәшен кызы Светлана, юллама буенча, татар авылы Ташлыяр мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Балаларның гел аның янында бөтерелүен, үзенең дә аларны яратуын күреп, Светланага башлангыч классларны укытуны да тапшыралар. Егерме елдан артык укытканнан соң, авыл мәктәбе ябыла.

Бала җанлы, тәҗрибәле Светлана Николаевнага кимчелекләре булган балалар интернат-мәктәбендә тәрбияче булып эшләп карарга киңәш итәләр. Ул озак уйлап тормый, ризалаша. 7 яшьтән 15-16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә, укый-язарга, тормыш итәргә өйрәнә торган үзенчәлекле интернат була ул. 80нән артык бала төрле яктан – Мөслим, Сарман районнарыннан, Җәлил поселогыннан, Чаллы шәһәреннән җыелган. Аларның күбесе – чит гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, барысы да диярлек авыру, төрле диагнозлы. Арада тормыш хәле авыр булган гаиләләрдән килгәннәре дә шактый.

Балаларның үзен беренче күрүдә үк килеп кочаклап алуына Светлана Николаевна аптырап кала. Бик тиздән ул интернат балаларына ата-ана назы җитмәгәнен тоеп ала. Башка яшьтәшләреннән аерылып торган кызларны, малайларны гади генә нәрсәләргә – татулыкка, үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә, җыйнаклыкка өйрәтүе дә җиңел түгел. Һәр баланың холкын, җаен белеп эшләгәндә генә аларны көндәлек тормыш күнекмәләренә, нинди дә булса һөнәргә, кул эшенә өйрәтеп була. Интернат балаларын оста куллар, рәсем, шашка, бию һәм башка түгәрәкләр белән кызыксындыру өчен дә күп көч сорала. Аның каравы, балалар гади кул хезмәтен – интернат территориясен җыештырырга, бакчада эшләргә яраталар. Светлана Николаевна үзенә тапшырылган балаларны, Өлкәннәр көнендә һәм башка бәйрәмнәрдә ялгыз  яшәүче олы яшьтәгеләрнең өйләренә дә алып бара. Ишегалды себерүче малайларга, йорт-җирне җыештырып йөрүче кызларга карап, тәрбияче апалары сөенә. Аларның киләчәктә олыны олы итә белүче һәм кешелекле булып үсүләрен тели.

Бинасы тузганлыктан, интернат-мәктәпне Түбән Табынга күчерәләр. Ташлыярдан ул авылга кадәр – 40 километр. Ара ерак. Йөреп эшләр иде, уку елының кояшлы язлары гына түгел, ачы җилле, салкын яңгырлы көзләре, күз ачкысыз буранлы суык кышлары да бар. Нишләргә? Светлана Николаевна, чын тәрбиячеләргә генә хас адымга бара – алты ел буе Түбән Табынга йөреп эшли. Ире Илдар да илтеп куеп алып кайта, юлда очраган машиналар да утырткалый, дистәләрчә чакрымны җәяүләп үткән чаклар да була. Интернат район үзәгенә якынайгач, балаларны атнага ике мәртәбә Мөслимдәге спорт мәктәбенә һәм бассейнга йөртү җае чыга. Төрле очрашулар, бәйрәмнәр уздыралар.

Чаллыда яшәүче уллары Руслан да, вуз тәмамлагач Казанда калган Рөстәм дә әниләренә көнаралаш ерак авылга йөрүдән туктарга киңәш итәләр. Олы яшьтәге каенатасы да, ире дә аларны хуплап торалар. Сыер савудан, ашарга әзерләүдән башлап,  хуҗалыктагы хатын-кыз эше дә  бар бит әле. Светлана Николаевнаның гаиләдәгеләр белән килешмәүдән башка чарасы калмый. Һәм ул бу яңа уку елыннан үзләренең Ташлыяр авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша.

“Хәзерге балалар бик актив, күп белергә омтылалар, сорау арты сорау яудыралар. Күп укырга, һәрвакыт эзләнергә туры килә. Эш авыр, катлаулы. Бакча мөдире Дамира Мөҗиповага рәхмәт, аның һәрьяклы ярдәмен тоеп эшлим, – дип сөйләде Светлана Николаевна. – Укырга, язарга өйрәнәбез. Төрле кызыклы уеннар уйныйбыз. Рәсем ясыйбыз Балаларны яраткач, көн үткәне сизелми дә кала”.

Көнаралаш кырыгар чакрым юл үтеп үзенең интернат балалары янына эшкә йөргән Светлана Николаевна “Ләйсән”дәге сабыйлар күңеленә дә юл табар, алар өчен дә иң якын “тәрбияче апа”га әйләнер... Аңа һәм барлык тәрбиячеләргә хезмәтләрендә уңышлар гына юлдаш булсын.

 

Фирая МОРАТОВА.

Фотода: тәрбияче Светлана Закирова – “Ләйсән” бакчасындагы балалар белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев