Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәр җиңги киңәшләре

Һәрбер хатын-кызның да матур, яшь булып каласы килә. Моның өчен алар ни генә эшләми дә, нәрсәләр генә сатып алмый. Ә язын алар үзләренә игътибарны тагы да арттыра. Ә бүген гүзәл затларыбыз игътибарына сипкелләрдән һәм кояш нурларыннан сакланыр өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Кояш нурларыннан саклану өчен

1. Кычыткан яфрагы һәм бөтнектән өйдә эшләнгән лосьон.

Кычыткан һәм бөтнекне соклары чыгарлык итеп вакларга, барлыкка килгән 2 аш кашыгы сокка 1 стакан кайнаган су салырга һәм суынганчы тотарга. Аннан соң сөзәргә, пульверизаторлы шешәгә салырга һәм лосьон урынына кулланырга киңәш ителә.

2. Куркумадан лосьон.

Кычыткан һәм бөтнек урынына куркума кулланырга да ярый. Изелгән куркумага 1стакан кайнар су салырга, аны сөзеп, 1әр аш кашыгы кыяр һәм лимон согы кушарга.

3. Ромашка лосьоны.

Ромашка төнәтмәсе әзерләргә, шуны сөзеп, лосьон итеп кулланырга, яисә катырып, бозланган катнашмасы биткә куеп торырга.

Сипкелләрдән котылу өчен

1. 2 аш кашыгы айва, дыня һәм арбуз, 1 чәй кашыгы лимон согы һәм 10 тамчы водород перекисын кушып болгатырга. Биткә 15 минутка куярга, аннан соң салкынча су белән юып алырга.

2. 1 йомырка агын ярты чәй кашыгы тоз белән күпертергә, шуңа 1 аш кашыгы ак балчык кушарга. Әзер массаны 15 минутка биткә сөртергә. Бу массаны атнага 2 тапкыр ясарга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев