Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәчәк чугы өзелде...

"Туганайлар"ның 2008 ел 27 ноябрь санында "Чәчәкәйләрнең сигез чуклы чәчәге" дигән язма биргән идек. Түбән Кама районы Олы Аты авылында яшәүче 8 балалы зур, тату семья турында сүз бара анда. Ишле гаиләнең рәхәте һәм михнәте нәрсәдә, дигән сорауга, гаилә башлыгы Григорий: "Ишле гаиләнең рәхәтлеге күмәк эш эшләгәндә, бәйрәмнәргә җыелганда күренә....

Чәчәкәйләрнең әле сигез чуклы чагы

Вакыт яраларны ямый, диләр. Моның хакмы-түгелме икәнен үз башына төшкән кеше генә белә торгандыр. Семья башлыгын соңгы юлга озатканга да биш ел үтеп бара. Белүебезчә, моңарчы сыкранмады, зарланмады Нина. Балалар да, канат чыгарып, берәм-берәм, туган оядан оча тордылар. Ангелина, Вадим, Мариялар, үз парларын табып, үз семьялары белән яшиләр. Ул чакта Түбән Кама политехник колледжында укучы Христина да инде үз көнен үзе күрә, янына сеңлесе Маргаританы да эшкә урнаштыра. Эш урыннары гына әниләрен бик үк канәгатьләндерми. Кызлар Кавказ ягыннан булган берәүгә хезмәт итәләр - шаурма пешереп саталар. Үзләре зарланмый зарлануын, тик әни кешенең җаны тыныч түгел. Ул яктан килгән халыклар безнең кызларга кызыгучан бит. Балакайларына бер-бер әшәкелек эшләмәгәйләре...
Тик бәла бөтенләй көтмәгән-уйламаган яктан килә. Интернеттагы социаль челтәрдәге язуларга караганда, 21 яшьлек Христина җавапсыз мәхәббәткә юлыга. Өйдән чыгып китәргә санаулы минутлары калганда, үз "страницасында" бәхетсез мәхәббәт турында шигырьләр теркәп куя. Менә аларның берничәсе:
Не тратьте слез на тех, кто их не видит,
На тех, кому вы просто не нужны,
На тех, кто, извинившись, вновь обидит,
Кто видит жизнь с обратной стороны.
Не тратьте жизнь, она не бесконечна,
Цените каждый вдох, момент и час.
Ведь в этом мире, пусть не безупречном,
Есть тот, кто молит небо лишь о вас...
"Жизнь она не бесконечна", - дип язып та, шундый кадерле гомерен үзе өзәргә карар кылган Христинаны берничек тә аңлап булмый... 14-15 яшьлек яшүсмер булса, башы эшләмәгән, эмоциягә бирелгән, дияр идең. Аңа бит инде 21 тулган. Тормышка куанып яшәр, яшьнәр чагы.
Үлемгә китергән сәбәпләр әллә бөтенләй башкамы? Яр буенда табыл-ган әйберләре әллә тикшерүчеләрне ялган юлдан җибәрү өченме, дигән сораулар да башка килә. Мондый сораулар Христинаның әнисен, туганнарын гына түгел, аны якыннан белүчеләрнең күбесен борчый. Кемдер аның үлемен бик нык теләмәсә, ул андый эшне үзе берничек тә эшли алмый иде, ди алар, бер фикердә булып.
Тормышта кеше төрле ситуацияләрдә кала. Кайбер чакларда бу хәлдән чыгу юлы юк та сыман тоела. Күпмедер вакыт үткәннән соң, әлеге хәлне көлеп кенә искә төшерәсең. Чишеп булмый торган проблема юк ул, авыр чир яки үлемне исәпләмәгәндә, билгеле. Инде бу турыда язганыбыз булса да, тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: Татарстанда балалар өчен ышаныч телефоны эшли. Аңа 8-800-2000-122 номерын җыеп шалтыратырга була. Бу телефонга республиканың теләсә кайсы почмагыннан кесә яки стационар телефоннан бушлай һәм үз исемеңне белгертмичә генә шалтыратырга, белгечкә үзеңне борчыган мәсьәлә турында сөйләргә, авыр хәлдән чыгу өчен киңәш алырга мөмкин. Шалтыратса, бәлки Христинага да ярдәм итә алган булырлар иде...
Без, "Туганайлар" редакциясе хезмәткәрләре, Чәчәкәевлар семьясының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ходайдан алар өчен сабырлык сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кама Христина Чачакаева