Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллы журналистлары бәйрәм итте

19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Чаллы журналистлары шәһәрдәшләре Равил Сабирның "Ком ял итми" спектаклен карадылар. Татар театры бинасы фойесында көне буе эштә булган журналистларны мул чәй табыны каршы алды. Бер шәһәрдә яшәсәләр дә, бер-берсе белән аралашырга вакытлары бик калмый торган журналист халкы рәхәтләнеп аралашты. Спектакль башланганчы, каләм осталарын...

19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Чаллы журналистлары шәһәрдәшләре Равил Сабирның "Ком ял итми" спектаклен карадылар. Татар театры бинасы фойесында көне буе эштә булган журналистларны мул чәй табыны каршы алды. Бер шәһәрдә яшәсәләр дә, бер-берсе белән аралашырга вакытлары бик калмый торган журналист халкы рәхәтләнеп аралашты. Спектакль башланганчы, каләм осталарын шәһәр мэры Васил Шайхразиев котлап, рәхмәтен, теләкләрен җиткерде, иң-иңнәргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә журналистлар, үз чиратларында, шундый бәйрәм оештырганы, һәрвакыт пресса өчен "доступный" булган өчен Васил Гаязовичка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Соңыннан бергәләп спектакль карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы журналистлар көне матбугат көне