Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллыдан Александра Тимофеева: "Туганайлар" керәшеннәрне берләштерә"

Чаллыдан карендәшебез Александра Тимофеева яшелчә һәм җиләк-җимеш киптерү өчен җайланмалы булды

"Туганайлар"га языл - кыйммәтле бүләк от" акциясе кысаларында, Яр Чаллы шәһәреннән карендәшебез Александра Тимофеева яшелчә һәм җиләк-җимеш киптерү өчен җайланма отты. Бүләк уйнату 2 июнь көнне Инстаграм социаль челтәрендә туры эфирда барды.

Бүген аның сеңлесе Ирина Тимофеева бүләкне редакциядән кереп алды.

Александра Тимофеева белән телефоннан сөйләштек. "Бүләк отуым көтмәгәндә булды, бик шатландым. Күптән түгел әнием вафат булды. Бу бүләк әллә аның бәхиллеге микән дип, елап та алдым. "Туганайлар"ны күптәннән алабыз. Әни дә яратып укый иде. Редакция коллективына зур рәхмәт әйтәм. Сез керәшеннәрне берләштерәсез, күтәрәсез. Әлек керәшеннәр үзләрен "керәшен" дип әйтергә ояла иделәр. Хәзер күкрәк кагып "Мин - керәшен" дибез. Бу эштә "Туганайлар"ның роле зур", - дип сөйләде телефоннан Александра Тимофеева. 

Искәртәбез, июнь аенда "Туганайлар"га язылучылар арасында да акция игълан иттек. Июнь аенда язылучылар соковыжималка, термопот һәм мендәр ота ала. Моның өчен квитанцияләрне 89172509795 номерына (ватсап) җибәрергә кирәк. Бүләк уйнату 30 июнь көнне була.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев