Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бюджет хезмәткәрләре сайлаулар алдыннан эш хакының артуы турында белдерде

Узган елның декабрь аеннан, Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елдагы май указлары нигезендә, бюджет хезмәткәрләренең эш хакы берничә мәртәбә артты, дип хәбәр итә РБК.

Әйтик, Мәскәү дәүләт университеты хезмәткәрләренә февраль аенда өстәмәләр белән бәйле булмаган югары эш хакы түләнгән, диде Якиманки районы муниципаль районы депутаты һәм Мәскәү дәүләт университетының кече фәнни хезмәткәре Василий Дикарев. Хезмәт хакының күләме 100-120 мең сум тәшкил иткән.

Мәскәү авиация институтында хезмәткәрләрнең эш хакын 80 мең сумга (элек ул 25-30 мең сум булган) кадәр арттырганнар.

Мәскәүнең С.П.Боткин исемендәге клиник хастаханәсендә хезмәт хакы ике тапкыр күтәрелгән.

Март башында шәһәр хастаханәләренең җитәкчеләренә май указлары нигезендә хезмәт хакларын тигезләү турында күрсәтмә бирелгән, дип хәбәр итте Мәскәү сәламәтлек саклау департаментындагы чыганак.

Эш хакының артуы турында мәгълүматлар төбәкләрдән дә килә, дип хәбәр итте «Действие» сәламәтлек саклау хезмәткәрләре төбәкара профсоюзы рәистәше Андрей Коновал.

Россия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә, 2018 елда табиблар, вуз укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләрнең эш хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакының - 200, ә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләре өчен 100 проценты дәрәҗәсенә җиткерелергә тиеш.

МА "Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев