Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Булдырасың, Светлана!

Кукмара районы Яниль авылында яшәүче Светлана Степанова (Никитина) Казан педагогия институтын тәмамлагач, Яниль урта мәктәбендә химия-биология укытты. Эшли башлавының беренче елларыннан ук үзен белемле, инициативалы, эзләнүчән, иҗади эшләүче педагог итеп танытты.

2008-2009 нчы уку еларында иҗат белән шөгыльләнүче укучылар өчен үткәрелгән регионара семинарда аның укучысы беренче урынны яулап, дипломга лаек булды. Берничә регион катнашында уздырылган бик күп конкурсантлар арасында синең укучың беренче урынны яулау яшь укытучы өчен бик зур уңыш инде ул.

Светлана шул авылда кияүгә чыгып калып, бүген ире Денис белән бергә кыз белән ул үстерәләр. Кызлары - Софья бик җитез, талантлы, әле мәктәпкәчә яшьтә булуына карамастан, сәхнәләрдә үзенең осталыгын күрсәтеп өлгерде. Тиздән мәктәпкә барырга җыена, бик кызыксынучан. Уллары Максим бик акыллы, бары өч кенә яшьтә булса да, чүкеч-кадак, төрле инструментларны бик тиз күреп ала, күбрәк шулар белән уйный, әтисе Денис шикелле алтын куллы булырга ошаган.

Грек теленнән алынган исемнәре дә, безнең телгә күчерсәк, бик матур төшенчәләрне белдерә: Денис (Дионисий) - полководец, Светлана (Фотиния) - светлая - якты, София - премудрость - олы белемнек, Максим - величайший - бик олы.

Балалары тугач, Светлана Михайловна балалар бакчасына эшләргә күчте. Бүгенге көндә ул эшләгән балалар бакчасы район күләмендә алдынгы урынны тота. Светлана район педагоглары өчен балалар белән берлектә рус теленнән матур-матур занятиеләр күрсәтеп, тәҗрибәсе белән уртаклаша, ул уздырган занятиеләр җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнеп килә. Шулай ук районда уза торган төрле ярышларда семьясы белән катнашып, алар алдынгы урыннарны яулыйлар.

Олы гаскәр башлыгыдай алга барып,

Сез яктыртып юллар сызасыз.

Олы белемнеккә ия булып,

Зур уңышлар бергә кыласыз.

Барыгыз да бергә тупланып сез,

Тагы да шулай

Якты, матур юллар сызыгыз.

Тату, дус әм күпкәм семья булып,

Башкаларга үрнәк булыгыз.

Светлана Михайловнаның март башында туган көне дә әле. Аны бу бәйрәме белән котлап, исәнлек, тазалык-саулык, бәхет-шатлык, яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз. Молодец, Светлана Михайловна! Так держать!

Мария Матвеева,

Кукмара районы, Яниль авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев