Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бухгалтер булырмын дип уйламаган да идем”

21 ноябрь - Россиядә бухгалтерлар көне

Раиса Павловна Семенова тумышы белән  Питрәч  районы,  Керәшен  Сәрдәсе  авылы кызы.  Авылның унъеллык  урта мәктәбен  тәмамлап  Казан шәһәренә китеп, кала  кешесе  булып киткәненә дә  шактый еллар үтеп киткән.   Казан каласының гына түгел, республика  керәшеннәренең  тормышында да таныш кеше ул.

Казан каласына аны  югары уку йортына кереп уку теләге алып килә. Мәктәптә укыганда ук Казанның  педагогия институтына керү өчен әзерлек курсларында укып йөри ул.  Укулар тәмамланып, экзаменнарны тапшырып бетергәннән соң, бер сумка китапларын күтәреп,   сайлаган институтына  юл тота кыз. Тик педагогия институтына  кереп укытучы булырга дип килгән кызның  хыялын, тормыш юлын   Казанда  яшәүче туганнары бөтенләй икенче якка борып җибәрә.   М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтының яңа ачылган  экономика факультетына документларын алып барып тапшыра ул.  Әлеге  институтны тәмамлап,  экономист белгечлеге алып чыга. Яңа гына диплом алып чыккан кызны  Лаеш районының “Кирбинский” совхозына баш бухгалтер итеп җибәрәләр.  Биредә өч ел ярым эшләгәннән соң  Раиса яңадан  иң күңелле яшьлек еллары  үткән Казан каласына  кире  әйләнеп кайта.  “Татстрой”  төзелеш оешмасының  “Казанхимстрой” трестына урнашып,  баш бухгалтер булып эшли башлый.

 Биредә ул егерме  елдан артык баш бухгалтер һәм матди часть  буенча җитәкче вазыйфасын башкара. Шулай итеп республикабыз башкаласының индустриаль һәм культура үсешендә тарихи роль уйнаган объектлар төзелешен: спорт  сарайлары, “Тасма”, “Оргсинтез” заводы объектларын,  тагын бик күп, бик күп зур-зур төзелешләрне финанс яктан тәэмин итүгә үзеннән өлеш кертә. Һәрберебезгә таныш булган Казан елгасы аша салынган  зур “Миллениум” күперен салуда да аның  катнашы бар. Бу күперне торгызган вакытта Раиса Павловна “Волгомост” Ачык акционерлык җәмгыятендә баш бухгалтер хезмәтен үти.  Әлеге проектны тормышка ашыруда катнашкан өчен аны Республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкли.

Хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы өчен  Россия Федерациясенең дә, Татарстан Республикасының  да бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.  Озак еллык нәтиҗәле  хезмәте өчен  “Татстрой”  Ачык акционерлык җәмгыятенең хезмәт ветераны” исеменә лаек була Раиса Павловна.

- Эшемне яратып башкардым. Зур-зур объектлар төзегәнгә,  кул астымда эшләүчеләр дә 15-18 әр кеше була иде. Шулай булса да, кызларым белән бик матур, килешеп эшләдек.  Җитәкчеләр дә эшемне күрә белде, мактаулы булдым. 90 нчы еллардан бирле Россия  профессионал бухгалтерлар һәм аудиторлар институтында  бухгалтер-аудитор.  Әле  бүгенге көндә дә күнегелгән эшемне ташлыйсым килми, – ди  Раиса Павловна.  – Бер дә бухгалтер булырмын да, бөтен гомеремне әлеге эшкә багышлармын дип уйламаган идем үзем. Укытучы булырга дип хыялланган идем...

Раиса Павловна үз эшен башкару белән бергә оешманың хезмәт коллективы тормышында да актив катнаша. Профсоюз членнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча да зур тырышлык куя. Хезмәттәшләре тарафыннан күп тапкырлар профсоюз комитетлары һәм ревизия комиссиясе составына сайлана, озак вакытлар аның председателе дә була. Әлеге тырышлыгы өчен Профсоюз Үзәк комитетының Мактау грамоталарына ия була

Элекке белән хәзерге бухгалтер эшенең аерымлыклары белән кызыксынам.

- Элек документ эшләре кулдан башкарыла иде, налоговыйга отчет тапшырырга бара, зур чиратларда утыра торган идек. Хәзер инде күп эшебез электронлаштырылды, калькулятор белән кулдан санап утыру да бетте, ә менә отчетлар бирү артты, - ди 40 ел стажы булган бухгалтер.

Раиса Павловна Семенова Казанның район һәм шәһәр чараларында да актив катнаша. Үзе яши һәм эшли торган Мәскәү районында район суды утырышларына йөрергә дә вакыт таба ул. Менә шундый шәһәр тормышында да, керәшен халкының этник мәдәниятен үстерү эшенә дә үзеннән булдыра алганча өлеш кертергә тырышып яшәгән көне.

Профессиональ бәйрәмегез белән Сезне, Раиса Павловна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев