Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бордельдәге биючемени» — Римма Никитинаның мәҗлестәге чыгышларын гаеплиләр

Җырчы мәҗлесләрдә һинд кызлары киеме - саридан чыгыш ясый, ә җыр ахырында сарины салып атып, топ һәм лосинадан кала

Җырчы Римма Никитина төрле мәҗесләрдәге чыгышларын инстаграмга урнаштырып бара.

«Һинд попуррие» аеруча җылы кабул ителә», — дип яза ул. Римма аны махсус һинд кызлары киеме — сарига уралып башлый да, ахырдан сарины сүтеп җибәрә һәм чыгышын кыска топ һәм сыланып тора торган лосина белән генә дәвам итә. Мәҗлеснең кызмача кунаклары, аеруча өлкән яшьтәге ир-атлар, бу күренештән гел хушсыз кала. Җырчының үз сүзләре белән әйткәндә, бу «позитив кунаклар» Риммага сыланып диярлек бииләр, берсе хәтта сарины салдырырга да булыша.

Римма Никитинаның хейтерлары күп. Бу видеолар алар өчен иң «тәмле азык» булган. Никитинаны тәртипсезлектә, ояты булмауда, ир-атларны аздырып йөрүдә тәнкыйтьләгәннәр.

«Коточкыч, нигә килешмәгәнне кыланасың?»;

«Бордельдә акчага биегән кебек бу. Мондый киемне дискотекада, яшьләр җыелган урыннарда гына кияргә була. Өлкәннәр булган гаилә бәйрәмнәрендә болай җырлау сезнең тәрбиясезлекне күрсәтә. Иркә, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Илмира Нәгыймовадан үрнәк алыгыз. Сездән яшьрәк Гөлназ Асаева да болай ачык итеп киенми»;

«Аңлыйм, сиңа яшәргә кирәк, сүз дә юк. Әмма яшәргә кирәк дип, олы кеше алдына ыштан белән топиктан чыкмыйлар»;

«Уф, үләм, әле татарча җырлаган була бит. Чәрелдәп акча эшли»;

«Үлеш бит бу. Җырчысы да, биюче ир-атлары да. Орангутанглар көтүе»;

«Бу ир-атларның хатын-кыз күргәннәре юкмы әллә? Маймыллар кебек кыланалар»;

«Шушы симез, исерек бабайлар арасында чыгыш ясарга курыкмыйсыңмы? Орангутанглар көтүе кебек сикеренәләр. Сине капшар өчен, әйләндереп алалар. Болай йөргәнче берәр авыл сәхнәсеннән җырласаң иде. Читтән бу коточкыч күренә», — дип яза инстачылар. 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев