Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Блогер Олеся Дмитриева: “Блогерларда җаваплылык хисе уянса иде”

31 август – блог көне уңаеннан, “Туганайлар” редакциясе хезмәткәре, блогер Олеся ДМИТРИЕВА үзенең блогерлык тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Соңгы елларда популярлашкан юнәлешләрнең берсе – блогерлык. Күп кенә яшүсмерләр дә блогер булу теләге белән яна. Ата-аналар да балаларының кызыксынуларын хуплыйлар кебек... Яхшы камералы телефоның гына булсын, һәм син – блогер, дип уйлаучылар еш очрый. Тик барысы да шулай җиңелме икән? Блогер нәрсә эшли белергә тиеш? 

Күпләр Олеся Дмитриевага Лесная дип эндәшә, шундый псевдоним алуының сәбәбе  исеменең мәгънәсенә барып тоташа икән. Кайчандыр һөнәрен үзгәртү үзен блогер буларак күрергә этәргеч булган. Башта ветеринария институтын тәмамлаган, аннан соң Казан тикшеренү-технология университетына укырга кергән. Ветеринария лабораториясендә бер-ике ел эшләгәннән соң, штат кыскартылуга эләгеп, Олеся яңа эш эзли башлый. Ул вакытта белдерүләрне телевизор аша еш бирәләр иде. Шулай берсендә “Салават күпере” журналына сайт редакторы кирәк дигән белдерү күреп, баш редактор Зиннур Хөснияр янына килгән: “Барып карыйм әле дип кенә, эшкә урнашуым булды. Татар матбугаты белән кызыксынган кеше түгел идем. Өч-дүрт ел “Салават күпере”ндә эшләгәннән соң, “Туганайлар” редакциясенә килдем. Үземне социаль челтәрләр буенча белгеч дип атыйм”. Ул блог алып бару эшенең нечкәлекләрен сөйләде, язылучылары белән көне-төне элемтәдә булырга тырышуы, һәр килгән хатны укып, җавап кайтаруының мөһим булуы турында әйтте: “Кимендә, көнгә биштән алып унбишкә кадәр сторис куярга киңәш итәләр. Әгәр дә социаль челтәрләрдә азрак күренәсең икән, бу, үз чиратында, язылучылар санында чагылачак. Блогның үсүен теләсәң, даими рәвештә нинди дә булса мәгълүмат биреп торырга кирәк. Кеше мәгълүматны күбрәк визуаль кабул итә. Шуңа күрә матур, сыйфатлы фотосурәтләр һәм видеолар куярга киңәш итәм. Һәм, әлбәттә, язылучылар саны кимемәсен өчен, һәр көнне сторислар кую зарур”. Шулай ук, ул блогның нинди мөмкинлекләр бирүен билгеләде. Алар арасында блогның төп дүрт ягы билгеләнде: беренчедән, блог ул – аралашу платформасы; икенчедән, күңел ачу чарасы; өченчедән, кеше арасында танылу мөмкинлеге. Ә дүртенчесенә блогның акча китерү мөмкинлеге исәпкә алынды: “Язылучылар саны күбәйгән саен, социаль челтәрләрдә акча эшләү мөмкинлеге арта. Бүгенге көндә рекламалар биреп кенә дә тормышны алып барырлык итеп  акча эшләргә мөмкин. Блог алып бару – керемле эш. Шул ук вакытта авыр хезмәт: видеоязмаларны кызыклы итеп төшерергә, әзерләргә кирәк, һәрвакыт яңа идеяләр туып торырга тиеш”.

Бөтен кеше дә социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен алып барудан тәм тапмый. Ләкин яңа технологияләр заманы булган XXI гасырда кеше китап укуга караганда, интернеттагы мәгълүматка ешрак мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта төрле һөнәр ияләренә блог алып барырга туры килә, чөнки бүгенге көндә шәхси блог кешенең визит карточкасы буларак та кабул ителә. Шуңа күрә блогерлыкны үзләштерү беркемгә дә комачауламас. “Замана үзгәрү белән кайбер һөнәрләр юкка чыга, алмашка икенчеләре килә. Блогерларга нык ышанучылар бар. Шуңа күрә блогерларда җаваплылык хисе уянса иде... Блогерлык аерым һөнәр булган очракта, блогосфера билгеле бер кануннарга, таләпләргә буйсыначак. Ә бүгенге көндә блогосфера билгеле бер таләпләргә буйсына дип әйтә алмыйм. Шул ук вакытта: һәр блогер индивидуаль булганлыктан, сәхифәләр дә төрлечә алып барылырга тиеш. Блогосфера традицион массакүләм мәгълүмат чаралары белән бер рәткә басты дип әйтеп була. Хәзер яңалыклар башта интернетта тарала”, – дип, блогер аерым һөнәр була алу-алмавы турында үзенең фикере белән уртаклашты Олеся.

Блог көнендә биш сәхифә киңәш итү кабул ителгән. Лесная карарга  яраткан блогларны үзеннән сорадык: “Башкорт блогерларын карарга яратам. Безнең блогерларга караганда, аларда креативлык бик көчле, һәм блог юнәлешләре дә баерак. Туган телдә блог алып бару – уникаль күренеш. Әйе, рус телендә алып барылса, язылучылар күбрәк булачак. Шуңа күрәдерме, татар телендә алып барылган блоглар чагыштырмача аз. Үземә ошаган биш блог: “Башкирская домохозяйка”, “Дневник татарина” блоглары, Чулпан Гыйниятуллина, Марина Филатова кебек блогерларның сәхифәләре. Бишенчесенә... үземнең блогымны күзәтеп барырга киңәш итәм. Язылыгыз!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев