Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхетле без керәшен булганга...

16 июнь Чистай районының Югары Кондрата авылында Тручын узды.

Мин халкымның бәйрәмнәрен барлыйм
Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,
Асылына төшсәң, эш-хезмәткә,
Табигатькә, җиргә бәйлеләр.

16 июнь, якшәмбе көнне Чистай районының Югары Кондрата авылында шаулап-гөрләп Тручын узды.

Тручынны халыкта Җапрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул — җәйне каршылау бәйрәме дә, аның үз йолалары бар. Яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге, дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә менә безнең Кондрата авылында Тручын көнне кызлар-егетләр урманнан каен алып кайтып аны төрле ленталар, матур яулыклар белән бизәгәннәр, каенны урам уртасына бастырып уйнап җырлаганнар, урам саен берәр капка төбендә тукталганнар. Без дә шушы бәйрәм йоласының асылын халкыбызга күрсәттек.

Дини бәйрәмнәр тыелган елларда да Тручын үз асылын югалтмаган, халык аны саклап калган. Безнең авылда да бу бәйрәмне элек-электән зурлап үткәрәләр. Икенче ел рәттән бәйрәмебезгә тирә-як күрше авыллардан керәшен фольклор ансамбльләрен чакырабыз.
Бәйрәмне авыл советы рәисе Ю.В Микушин ачып җибәрде, барлык җыелган халыкны Олуг бәйрәм белән котлады, юбилярларны бүләкләде, авылның иң өлкән кешесе һәм иң соңгы туучы бала да игътибар үзәгеннән читтә калмады.

Сүзне Татарстан Республикасының Чистай шәһәре һәм районы керәшен иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Алексей Ефимов алды. Ул авыл халкын бәйрәм белән котлады, иң актив катнашучы “Сандугач”, “Багалмам”, “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбльләре җырчыларына мактау хатлары, дипломнар тапшырды, алдагы көннәрдә дә шушы бәйрәмнәрнең үткәрелеп торуын, керәшен дини йолаларын югалтмауны теләде. Алексей Тихонович керәшен иҗтимагый үзәге рәисе И.П. Чуринга да рәхмәт сүзләрен җиткереп, диплом тапшырды.

Керәшеннәрнең көй-моңнарын халкыбызга җиткереп, чыгышын авылыбызның “Сандугач” фольклор ансамбле башлап җибәрде. Алар үзләренең матур теләкләрен җыр-биюләр аша халыкка җиткерделәр. Мәдәният йорты җитәкчесе Т.И.Павлова, авыл китапханәчесе Е.М.Гурьянова яшь буынга татар һәм чуваш халкының биюләрен өйрәтеп халыкны таң калдырдылар.

Бахта авылыннан килгән “Карендәшләр” фольклор ансамбле матур җырларын халык күңеленә сеңдерерлек итеп башкарды.

Чистай шәһәреннән “Багалмам” фольклор ансамбле дә керәшен җырларының иң моңлысын, иң асылын сайлап алып килгән.

Җыелган халык белән бергәләп каен тирәли әйләнеп җырлар җырланылды. Иң көткәне каендагы яулыкларны җәза биреп тапшыру уены башланды - кем җыр башкарды, кем биеде. Каеныбызны матур теләкләр әйтеп суга агызырга озатып җибәрдек. Барлык кеше күгебезнең аяз, җиребезнең имин булуын, игеннәрнең уңуын, еллар тыныч булып, исән-сау яшәргә язсын дигән теләкләрдә калды.

Менә шулай бердәм һәм бик матур үтте Югары Кондрата авылында Тручын бәйрәме. Авыл халкы, килгән кунаклар чараны оештыручыларга, аны уздыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.


Валентина Чалмаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев