Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхет – эшле яшәү

Мамадыш районының Юкәче авылында 58 ел бергә гомер итүче Пётр һәм Елизавета Бейкиннар да шундый үрнәк гаиләләрнең берсе.

Сиксәнгә якынлашып килсәләр дә, шөкер, ипләп кенә аяк өстендә йөргән мәлләре. Узган җәй 30 каз алып үстергәннәр. “Мамыкларыннан мендәрләр ясармын”, - ди Лиза түти. Питер дәдәйнең дә яраткан шөгыле бар – тал чыбыгыннан кәрҗиннәр үрә ул. “Тик ятасым килми, кул кушырып, телевизор карап утырыйммыни соң?”- ди эшсез торырга күнекмәгән хуҗа.

– Күңел көрлегенә, бүтән вак-төяк эшкә карап, көнгә бер-ике кәрҗин үрәм, ди Питер дәдәй.

– Гомер буе колхозда гусеничный тракторда эшләде. Кайда трактор авазы ишетелә микән дип, урамга чыгып тыңлый идем. Ул эштән бушап өйгә кайтып җиткәнче, йоклый алмыйча, берәр күлмәк тегеп бетерә идем. Безнең заманда керәшен күлмәкләрен дә үзебез тегеп кия идек бит, - дип сүзгә кушылды Лиза түти. Бәхетле яшәү - эшле яшәү - Бейкиннарның тормыш девизы.

Тулырак "Туганайлар" газетасының №4 санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев