Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүгенге көндә авылларда Пасханы ничек бәйрәм итәләр?

Бүгенге көндә авылларыбызда Олы көн бәйрәме ничек үтә икән?

Галина Батаева, Кабан-Бастрык:

- Элек-электән Пасханы кешеләр зур дулкынлану белән көтеп алганнар һәм алдан ук аңа яхшылап әзерләнгәннәр. Бәйрәм көнне алар бер-берсенә кунакка йөргән, өстәл тулы ризык булган. Хәтта иң авыр заманнарда да бәйрәмгә олы хөрмәт күрсәтеп, булган ризыкларын табынга куеп, бер-берсен сөендерергә тырышканнар. Хәзер башка вакыт, әмма бәйрәмнең асылы югалмый, шул ук. Һәркем якыннарын, дусларын, танышларын, күрше-тирәләрен җыеп кунак итә. Аңа балалар бигрәк тә сөенә. Авылыбызда часовня эшләп тора. Келәү уздырылса, анда барачакбыз. Олы көнне бәйрәм итү атна буена сузыла. Олы көнгә хас уеннарның берсе - төрле төскә буялган (манылган) күкәй тәгәрәтү уены. Авылдагы болынлыкка күкәй тәгәрәтергә җыелабыз.

Федора Краснова, Урта Баграж

- Гомер узган саен, күңелдә әлеге бәйрәм белән бәйле истәлекләр яңара. Балачак хатирәләре ул беркайчан да онытылмый, күңелдән җуелмый икән. Олы көндә элек өйгә күкәй җыярга иң беренче кергән баланы бусагага яки каз оясына мендәр куеп "черләткәннәр". "Чер-чер" килеп, каз бәбкәләрегез, чебиләрегез күп булсын, дип теләкләр әйткәннәр. Бу йоланы мин хәзер дә башкарам. Шуны сыныйм, җиңел аяклысы керсә, тавык-чебешләр күп булып үсә һәм уңа, ә авыр аяклысы керсә - булмый. Пасха бәйрәменә ныклап әзерләнәбез. Өй юыла, ихаталар чистартыла. Балалар күкәй җыярга чыкканда, әби-бабалары туганнарга керергә кирәклеген әйтеп чыгаралар. Бу йолалар балалар нәсел-нәсәбен белеп үссен өчен, туганлык хисләре нык булсын өчен үткәрелә. Бу көнне туганнар бер-берсенә кунакка килә. Озак күренми торган туганнар да менә шул көнне килеп төшәргә мөмкин. Мул итеп табын әзерлибез. Буялган йомырка иң зур сыйлардан санала. Олы көн барчабызга тынычлык, бәхет һәм иминлек алып килсен.
Ольга Тихонова, Керәшен Мәлеме:

- Бу көнне бала-чага өйдән-өйгә кереп күкәй җыя. Туганнар бер-берсенә кунакка йөрешә. Ул көнне өйгә кергән кеше: "Христос терелеп торган!" - дип дәшеп керә. Аңа каршы: "Чынлап терелеп торган", - дип җавап бирәләр. Йомырка җыярга кергән балалар да шулай дип дәшеп йортка аяк баса. Белгәне тропарь, славутлар (Алланы зурлау җыру-такмаклары) әйтә. Хәзер келәүгә аруландырырга дип куличларны, буялган йомыркаларны да алып баралар. Олы Ураза тоткан кешеләр дә, тотмаганнары да шул әйберләрдән иң беренче булып авыз итә.

Евгений Петров, Чаллы:

- Ел саен туган авылыма Пасха бәйрәменә кайтабыз. Яшьләр белән төнге 12 тулуга җыелып, кызыл күкәй ашыйбыз. Аннан тауга күкәй тәгәрәтергә менәбез. Чаллыда Олы көн уңаеннан төрле бәйрәмнәр оештырыла. Аларда катнашып киләм. Пасха бәйрәме иминлек, һәр йортка бәхет һәм уңыш алып килсен.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев