Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Тройсын. Ни өчен изге апостолларга Святый Тын ут телләре рәвешендә иңгән?

Бу олы бәйрәм Изге Өчлекне, Атаны, Улны, Святый Тынны данлау хөрмәтенә һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдереп, изге бәйрәмнәрнең берсе булып, Пасхадан соң илленче көндә уздырыла.

“Шул кӧннярдя, Пятидесятница дигян бяйрям килеб житкяндя, апостоллар барысы да бер кюнелдя тороб, бергя булганнар. Бик каты дауыл чыгыб, килгян кюк, кинят кюктян шаулаган ауаз килеб, алар утырган ӧйнӧ бӧтӧнняй тыутырган. Шунда аларга ут кюк телляр кюренеб, аларнын ӓр-берсеня беряр-беряр иҥгянняр. Барысы да Святый Тынга тулыланыб, бӱтян телляр белян, аларга “Тын белдергянчя, сӧйляшя башлаганнар…” (“Апостол”, 1-4 стих)
Ни өчен изге апостолларга Святый Тын ут телләре рәвешендә иңгән соң? Чөнки апостоллар изге булганнар һәм шуңа күрә Святый Тын алар өстенә генә иңгән дә. Ул утлы телляр булып иңеп, апостолларга кайнар йөрәкләр һәм акыл биргән, аларны изгеләндергән һәм белемле иткән, элегрәк Иисус Христостан ишетеп белгәннәрен исләренә төшергән, аларга бөтен дөньяны Христоска якынайту өчен көч биргән.
Бу көнне чиркәү һәм өйләрне агач ботаклары, үлән һәм чәчәкләр белән бизәү гадәткә кергән. Святый Тын апостоллар өстенә иңгән өй дә шулай бизәлгән булган, дигән фикер яши. Яшеллек – кешеләрдәге яңарыш, үзгәреш символы һәм ул шушы көнне искә алына торган үлеләрнең терелеп торуына ышанычны да белдерә. Россиядә бу көнне балалар һәм хатын-кызлар чиркәүгә чәчәкләр һәм хуш исле үләннәр алып килгәннәр. Чиркәүдә изгеләндергәннән соң, өйләренә алып кайтып, дару үләннәре итеп кулланганнар.
Яз көнендә үткәрелгән башка дини бәйрәмнәр кебек үк, Пятидесятница да үлеләрне искә алуга багышлана.
Күп кенә керәшен авылларында Пятидесятница дини төсмерен югалтып, җапрак бәйрәме, яшеллек бәйрәме итеп үткәрелә. Халык телендә аны “Тройсын” диләр.

Фото: fashnews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев